ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре республика сулыкларында «Уылдык чәчү» операциясе кысаларында рейд чараларын үткәрүне дәвам итәләр. Аксубай районының Яңа Ибрай авылы янындагы буада һәм Лаеш районының Боровое Матюшино бистәсе янында Идел елгасында законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан гражданнар тоткарланды. Хәзерге вакытта хокук бозучыларга карата РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.
Моннан тыш, Түбән Кама районының «Каракүл» күлендә, Яңа Чишмә районының «Шушма» елгасында һәм Тәтеш районында Идел елгасында 71 кысла аулагыч, 16 ятьмә һәм 2 балык тоту косынкасы табылды һәм алынды.