Зәңгәр күлләр каһарманнарын чакыра: Сакчылар командасына кушылыгыз!

2025 елның 4 июне, чәршәмбе

Татарстан шәһәрләрен үстерү институтының табигый территорияләр буенча дирекциясе ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты, Казанның Парклар һәм скверлар дирекциясе, «Укыту-тәҗрибә Шәһәр яны урман хуҗалыгы» ДБУ, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы белән берлектә Зәңгәр күлләрне Саклаучыларны җыю турында игълан итә. 18 яшьтән 75 яшькә кадәрге теләсә кем катнаша ала. Әлеге проект түбәндәгеләргә бигрәк тә кызыклы булачак:

- Зәңгәр күлләр турында күбрәк белергә һәм аларга кушылырга теләүче кешеләргә;

- сәламәт яшәү рәвеше тарафдарларына, йөгерүчеләр, чаңгычылар һәм саф һавада йөрергә яратучыларга;

- Зәңгәр күлләрдә игелекле һәм кирәкле эшләр башкарырга теләүче волонтерларга;

- Зәңгәр күлләр янында яшәүче һәм аларны саклап калырга теләүче кешеләргә.

Сакчыларга кушылу өчен сылтама аша керергә һәм 2025 елның 15 июненә кадәр кыска сораштыру узарга кирәк.

Проектта катнашучылар алдында торачак төп бурычлар:

- эко-агарту чараларында катнашу;

- территорияне җыештыру һәм чистарту;

- навигация һәм инфраструктура торышын мониторинглау, вак ремонтларда ярдәм итү;

- ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының, ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының һәм ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының табигатьне саклау чараларында катнашу, заказник режимын үтәүне контрольдә тотуда ярдәм итү;

- теләсә нинди чараларны үткәрүдә ярдәм итү, шул исәптән үз чараларыңны, лекцияләреңне үткәрү.

Һәр Сакчы үсәчәк, яңаны беләчәк, табигый территорияләр турында кайгырту күнекмәләрен яхшыртачак, шулай ук «тәҗрибә баскычлары»ннан узачак һәм үз активлыгы өчен күңелле бонуслар алачак. Лояльлек системасы турындагы барлык нечкәлекләр Зәңгәр күлләрне саклаучыларның беренче очрашуында ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International