Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан су һәм җир законнарының үтәлеше тикшерелгән.
Казан шәһәре территориясендә су агызу белән шөгыльләнүче предприятие канализация коллекторы элементларын тиешенчә файдаланмау нәтиҗәсендә агынты суларны туфракка, шулай ук Хәрби шәһәрчек 33 урамына якын урнашкан су объектына агызган.
Прокурор карары буенча предприятиенең вазыйфаи заты РФ КоАП 8.6 статьясының 2 өлеше, шулай ук РФ КоАП 8.13 статьясының 4 өлеше буенча административ җаваплылыкка тартылган, аңа гомуми суммасы 70 мең сум күләмендә штраф билгеләнгән.
Закон бозуларны бетерү максатларында табигатьне саклау прокуроры предприятие җитәкчесенә күрсәтмә керткән.
Прокурор йогынтысы актын карау нәтиҗәләре буенча су агызу объектларын ремонтлау эшләрен оештыру буенча чаралар күрелгән.