Татарстанда табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча предприятие су агызу объектында ремонт эшләре оештырган.

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

 Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы тарафыннан табигатьне саклау законнарының үтәлеше тикшерелгән.

Казан шәһәренең Гавриил Державин урамы янәшәсендә канализация-насос станциясен эксплуатацияләүче предприятие тарафыннан су агызу объектын тиешенчә эксплуатацияләмәү нәтиҗәсендә агып төшүче суларның җирлек рельефына агып төшүе ачыкланган.

Прокурор карары буенча предприятиенең вазыйфаи заты РФ Административ хокук бозулар кодексының 8.1 стаьясы (Шәһәр төзелеше эшчәнлеген гамәлгә ашырганда һәм предприятиеләрне, корылмаларны яисә башка объектларны эксплуатацияләгәндә экологик таләпләрне үтәмәү) буенча административ җаваплылыкка тартылган, штраф рәвешендә җәза билгеләнгән.

Закон бозуларны бетерү максатларында табигатьне саклау прокуратурасы предприятие җитәкчесенә күрсәтмә керткән.

Прокурор йогынтысы актын карау нәтиҗәләре буенча предприятие тарафыннан су агызу объектын ремонтлау эшләрен оештыру буенча чаралар күрелгән, вазыйфаи зат дисциплинар җаваплылыкка тартылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International