Татарстанда табигатьне саклау прокуроры таләбе буенча предприятиеләр су биологик ресурсларына китерелгән зыянны каплаган.

2025 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау өлкәсендәге законнарның үтәлешен тикшергән.

        Ике предприятиенең, закон бозып, Куйбышев сусаклагычы акваториясендә, вәкаләтле органнар белән килештерелгән күләмнәрне арттырып, гомумтаралган файдалы казылмалар чыгарганы ачыкланган.

Законсыз гамәлләр нәтиҗәсендә су биологик ресурсларына 320 000 сумнан артык зыян китерелгән.

Закон бозуларны бетерү максатларында табигатьне саклау прокуроры предприятиеләр адресына күрсәтмә керткән.

Прокурор йогынтысы актларын карау нәтиҗәләре буенча гаепле вазыйфаи затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылган. Әйләнә-тирә мохиткә китерелгән зыян предприятиеләр тарафыннан тулы күләмдә кайтарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International