ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе мамадышлыларны Сабантуй» милли бәйрәме белән котлады

2025 елның 7 июне, шимбә

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Мамадыш районында «Сабантуй» милли бәйрәмендә катнашты , шәһәр халкын һәм кунакларны Республика Рәисе исеменнән бәйрәм белән котлады.

«Сабантуй» – татарстанлыларның иң яраткан бәйрәмнәреннән берсе. Ул күпмилләтле республика халкының тыныч яшәвен һәм мәдәни баюын ачык чагылдыра. Ул һәркемгә уңай эмоцияләр бүләк итсен һәм иҗади хезмәт һәм бердәмлек өчен яңа көч бирсен!», – диде ул.

Сабантуй мәйданчыгында теләгән һәркем төрле мәдәни һәм спорт ярышларында катнаша алды. Чарада авыл хезмәтчәннәренә муниципаль һәм республика бүләкләре тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International