Биоресурслар буенча ТР Дәүләт комитеты жирәбә үткәрү турында хәбәр итә

2025 елның 11 июне, чәршәмбе

2025 елның 29 июлендә 14.00 сәгатьтә Казан шәһәре, К.Тинчурин урамы, 29 йортта  2025-2026 елгы аучылык сезонында гомум кулланыштагы аучылык биләмәләренә аучылык ресурсларын (поши, себер кыр кәҗәсе, бурсык һәм селәүсен) аулауга рөхсәтләр бүлү оештырыла (алга таба - жирәбә).

Жирәбә салуда аучылык хокукына ия гражданнар катнаша ала.

Жирәбә салуда катнашу өчен, https://lotterygkbr.tatar.ru/ сылтамасы аша гариза бирергә кирәк.

 

Гаризалар бирү сроклары - 2025 елның 16 июненнән 2025 елның 26 июненә кадәр.

 

Гаризада түбәндәге белешмәләрне күрсәтергә кирәк булачак:

1) аучының фамилиясе, исеме, атасының исеме (булган очракта), яшәү (тору, фактта яшәү) урынының тулы адресы һәм элемтә телефоны, аучылык билеты турында белешмәләр (серия, номер һәм бирү датасы);

2) аучылык ресурсы төре;

3) чикләрендә гомум кулланыштагы аучылык биләмәләре урнашкан, территорияләрендә аучы дәгъва кыла торган аучылык ресурсларын аулауга рөхсәт алуга бер муниципаль берәмлек исеме;     

4) шәхси мәгълүматларны эшкәртүгә ризалык.

 

Гариза биргәндә хаталар килеп чыккан очракта (843) 211-70-78 телефоны аша мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Жирәбә салуда катнашуны кире кагу нигезләре түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

1. Комитет боерыгы белән билгеләнгән сроклардан тыш гаризалар бирү;

2. гаризада тутыру өчен мәҗбүри белешмәләрнең булмавы;

3. тапшырылган документларда дөрес булмаган мәгълүмат булу;

4. бер төр аучылык ресурсына бердән артык муниципаль берәмлек күрсәтелгән гариза;

5. төрле муниципаль берәмлекләргә аучылык ресурсларының һәр төренә бердән артык гариза бирү.  

 

Жирәбә салу аучылык ресурсларының түбәндәге төрләренә карата үткәреләчәк:

 

Поши:

Әгерҗе районы – 8 баш

Азнакай районы – 3 баш

Аксубай районы – 1 баш

Алексеевск районы – 2 баш

Әлки районы – 3 баш

Әлмәт районы – 5 баш

Баулы районы – 7 баш

Лениногорск районы – 8 баш

Мамадыш районы – 3 баш

Менделеевск районы – 2 баш

Түбән Кама районы – 6 баш

Яңа Чишмә районы – 2 баш

Нурлат районы – 15 баш

Балык бистәсе районы – 2 баш

Сарман районы – 1 баш

Спас районы – 2 баш

 

Кыр кәҗәсе:

Азнакай районы – 8 баш

Аксубай районы – 2 баш

Алексеевск районы – 17 баш

Әлки районы – 10 баш

Әлмәт районы – 6 баш

Баулы районы – 13 баш

Бөгелмә районы – 8 баш

Чүпрәле районы – 4 баш

Лениногорс районы – 6 баш

Түбән Кама районы – 3 баш

Яңа Чишмә районы – 7 баш

Нурлат районы – 17 баш

Сарман районы – 9 баш

Спас районы – 13 баш

Тукай районы – 2 баш

Чирмешән районы – 1 баш

Чистай районы – 1 баш

Ютазы район – 7 баш

 

Бурсык:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Селәүсен:

Әгерҗе районы – 2 баш

Азнакай районы – 2 баш

Әлки районы – 1 баш

Баулы районы – 4 баш

Бөгелмә районы – 1 баш

Лениногорск районы – 3 баш

Яңа Чишмә районы – 1 баш

Нурлат районы – 2 баш

Балык бистәсе районы – 3 баш

Сарман районы – 2 баш

 

Баулы районы – 1 баш

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International