Бүген «Парклар маршы-2025» халыкара акциясе кысаларында «Минем кече Ватаным табигате» темасына «Тыюлык табигате дөньясы» балалар сәнгать иҗаты конкурсына эшләр кабул итү тәмамлана.
Бу ел бигрәк тә күп катнашучылары белән истә кала! Яшь рәссамнар республикабызның иң матур һәм тыюлыклы почмакларын – хуш исле үлән арасына урнашкан тату керпе гаиләсен, иксез-чиксез су өстеннән очып йөрүче горур ак койрыклы бөркетне, чәчәк атып утыручы адонислы болыннарны яратып һәм тирән хис белән сурәтләгәннәр. Җиңүчеләрнең исемнәре июнь ахырында игълан ителәчәк.