Коткарган өчен рәхмәт: ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде

2025 елның 17 июне, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының баш белгече Виталий Константиновский Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ведомство бүләген Зеленодольск муниципаль районы башлыгы, Зеленодольск шәһәре мэры Михаил Афанасьев тапшырды. Ул агымдагы елның 22 мартында Зеленодольск шәһәрендә Идел елгасы акваториясендә бәлагә эләккән балигъ булмаган баланы коткаруда күрсәткән кыюлыгы һәм грамоталы гамәлләре өчен ихлас рәхмәтен белдерде.

Ул көнне ярдәмгә «Горелый» бакчачылык коммерцияле булмаган ширкәте урнашкан якындагы утрауда булган биш ир-ат килеп җитә. Аларның берсе – Виталий Константиновский. Кул астындагы чараларны кулланып, ир-атлар су объектында бәхетсезлек очрагын булдырмый кала алган. Алар барысы да шулай ук Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International