Күбәләкләр турында танып белү сәгате: ТР Дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан укучыларын тәңкә канатлылар отрядының гаҗәеп бөҗәкләре белән таныштырды

2025 елның 18 июне, чәршәмбе

Күбәләкләр көнен бәйрәм итү алдыннан Казанның Яңа Савин районы 49 нчы урта гомуми белем мәктәбенең җәйге лагеренда гаҗәеп танып белү чарасы узды. Аны ЬР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәре үткәрде, балаларга тәңкә канатлылар отрядының серле дөньясына онытылмаслык сәяхәт бүләк итте.

Яшь натуралистлар бөҗәкләр классы турындагы мавыктыргыч сөйләүне зур кызыксыну белән тыңладылар, күбәләкләргә аерым игътибар бирделәр. Алар бу җан ияләренең гаҗәеп сәләтләре, аларның яшәү рәвеше һәм уникаль үзенчәлекләре турында белделәр, шулай ук республикабызда яшәүче сирәк төрләр белән таныштылар.

Танып-белү дәресе иҗади мастер-класс белән тәмамланды, анда һәр катнашучы йомшак камырдан күбәләк формасында үз эшләнмәсен булдыра алды. Бу матур, кабатланмас эшләнмәләр иҗади илһам нәтиҗәсе генә түгел, ә табигать матурлыгының өйрәнергә һәм иҗат итәргә әзер булган һәркем кулында гәүдәләнә алуы символы да булды. Мондый чаралар балаларның дөньяга карашын киңәйтеп кенә калмый, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш тәрбияли, табигатьне һәм аның гаҗәеп затларын өйрәнүгә кызыксыну уята.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International