ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбә салуда катнашу өчен бирелгән гаризалар реестрын урнаштыру турында хәбәр итә (20 июньгә булган торыш буенча). Реестр белән сайтта Жирәбә 2025 – Гаризалар исемлеге бүлегендә танышырга мөмкин.
Исегезгә төшерәбез: жирәбә салуда катнашу өчен, гаризалар 26 июньгә кадәр кабул ителәчәк. Гаризаларны кабул итүнең соңгы көненә кадәр кичектермәскә киңәш итәбез. Сораулар туган очракта, (843) 211 70 78 (Хайваннар дөньясын мониторинглау бүлеге) телефонына шалтыратып мөрәҗәгать итәргә.