ТР Дәүләт комитетының Теләче районы буенча район (районара) бүлеге башлыгы үз хисабына сатып алынган, йөрелгән УАЗ машинасын махсус хәрби операция зонасына тапшырды.
.jpg)
Җибәрер алдыннан ул аны капиталь ремонтлады. Автомобильнең узелларын һәм агрегатларын торгызды, сафтан чыкканнарын алмаштырды, шулай ук автомобильне буяды. Төп эштән буш вакытта ике ай дәвамында кичләрен аңа техник хезмәт күрсәтү өстендә эшләде. Бу автомобиль очраклы гына сайланмаган: ул яхшы үтеп йөрүчәнлеге һәм хезмәт күрсәтү җиңеллеге белән аерылып тора. Кыр шартлары өчен менә дигән транспорт.