ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан «Спас» тыюлыгында законсыз балык тотуга чик куелды

2025 елның 30 июне, дүшәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Спас» заказнигы территориясендә Куралово авылының көньягыннан 500 метр ераклыкта Әлки районының Базарлы Матак авылында яшәүче, законсыз балык тоту кораллары белән су биологик ресурсларын тоткан кешене тоткарлады. Аңардан «Прогресс» моторлы көймәсе, «Сузуки 15» моторы, кармак җебеннән үрелгән ятьмәләр һәм балык тартып алынды.

Хәзерге вакытта РФ Җинаять кодексының 256 статьясы (Су биологик ресурсларын законсыз аулау (тоту)) буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International