Чистай районында «Беренчеләр хәрәкәте» җирле бүлекчәсендә катнашучылар өчен тыюлыкның чик буе территориясе буйлап «Чиста болыннардан – шифалы үләннәр» дигән мавыктыргыч экскурсия булды. Чара барышында балалар махсус сакланучы табигый территория белән чын-чынлап кызыксынуларын күрсәттеләр. Алар тыюлыкның үзе турында да, урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында да күп сораулар бирделәр, аның территориясендә үскән шифалы үләннәр һәм җиләкләр төрләре белән кызыксындылар.
Һава торышы да яшь тикшеренүчеләргә ярдәмгә килде: көн ярыйсы гына җылы иде. Катнашучылар бергәләп мул гына дару үләннәре – сары мәтрүшкә, тукранбаш, ромашка (акчәчәк), чамбыр, кара миләш, кыргый кура җиләге һәм кара бөрлегән җыйдылар. Экскурсия барышында Кызыл китапка кертелгән сирәк очрый торган кошлар – миләш чыпчыгы, челән һәм мәһабәт ак койрыклы бөркет очраттылар. Тикшеренүчеләр шулай ук урман хайваннары – поши һәм кыр кәҗәсе эзләрен күрделәр.
Чара азагында катнашучылар мүк һәм кырмыска оялары буенча якларны билгеләргә өйрәнделәр, урманда ориентлашу күнекмәләрен үзләштерделәр, шулай ук, яшь агачлар утыртып, территорияне яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр. Барлык күзәтүләр һәм табылдыклар яшь натуралистларның көндәлекләренә бик пөхтә генә теркәлде.