ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Тукай районы буенча бүлек башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына конкурс игълан итә

2025 елның 4 июле, җомга

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында әйдәп баручы вазыйфалар («җитәкчеләр» категориясе) төркеменә кадрлар резервына бәйге игълан ителә. Хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклана торган табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлегенә кандидатлар карала (Тукай районы).

Конкурста катнашу өчен гаризаларны кирәкле документлар белән бергә 24 июльгә кадәр (әлеге датаны да кертеп) конкурс комиссиясе секретаре кабул итә, адресы: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб.208, тел.211-73-81, электрон рәвештә «Россия Федерациясе дәүләт гражданлык хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2025 елның 08 августында узачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында һәм «Кадрлар сәясәте» өстәмә битендә урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International