«Кичке таң» тыюлыгы хезмәткәрләре балалар лагерьларында тәрбияләнүчеләр өчен Балыкчылар көненә багышланган ике көнлек мавыктыргыч программа әзерләделәр. Чара ике урында – мәктәп яны территориясендә һәм региональ әһәмияттәге «Иж елгасы» табигать һәйкәленең яр буенда барды. Биредә, табигать кочагында, балалар ял итеп кенә калмадылар, бәлки балык тоту һәм әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт турында яңа белемнәр дә алдылар.
Программа бай һәм күптөрле булып чыкты. Балык тоту темасына актив уеннар һәм интеллектуаль конкурслар катнашучыларны беренче минуттан ук мавыктырды. Балалар викторина сорауларына дәртләнеп җавап бирделәр, эстафеталарда һәм балык тоту тематикасына бәйле иҗади биремнәрдә катнаштылар.
Бәйрәмнең иң кызыклы өлеше балык тоту буенча команда ярышлары булды. Яшь балыкчылар, кармак салып, тын да алмый калкавычларын күзәттеләр, тәҗрибәле остазларның сизгер җитәкчелеге астында әлеге борынгы кәсепнең асылын үзләштерделәр. Мондый чара балаларга якты хисләр һәм яңа тәэсирләр бүләк итеп кенә калмады, ә бәлки экологик культура һәм туган як табигатенә хөрмәт формалашуга да ярдәм итте.