Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Казан шәһәренең кулланучылар базары комитеты, Совет, Вахитов һәм Идел буе районнары администрацияләре, шулай ук балыкчылык буенча Федераль агентлыкның Идел-Кама территориаль идарәсенең Татарстан Республикасы буенча дәүләт контроле, күзәтчелеге һәм су биологик ресурсларын саклау бүлеге белән берлектә урамда сәүдә итү урыннарына рейд үткәрделәр.
Рейд барышында ике районында елга балыгын сату фактлары теркәлде. Хокук бозучыларга карата («Урам сәүдәсен оештыру тәртибен бозу» ТР Административ хокук бозулар кодексының 3.2 статьясындагы 2 өлеше) административ хокук бозу турында беркетмәләр төзеделәр.