Тиеннәргә мини-резиденция Балык Бистәсе шәһәр тибындагы поселогының үзәк паркы территориясендә барлыкка килгән. Идеяне уйлап табучы – ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының районара бүлеге башлыгы Айнур Хәбибуллин, аның өчен табигать турында кайгырту сүздә генә калмый.
«Тиеннәр күзләр өчен шатлык кына түгел. Бу гаиләләр белән паркта йөрү дә, кимерүчеләр турында кайгырту да, җимлекләр ясау мөмкинлеге, яңа йортлар да. Бу сөйкемле җан ияләре паркның мактанычы хәзер. Килүчеләр рәхәтләнеп аларны күзәтәләр, кулдан ашаталар һәм фотосурәтләр ясыйлар. Зур үтенечебез: тиеннәрне куркытмагыз, ә аларга чикләвек (миндальдән тыш), көнбагыш һәм коры җиләк-җимеш кебек рөхсәт ителгән продуктлар гына ашатыгыз», – ди ул.
Шәһәр паркы тиеннәрне шатланып каршы алды. Алар өчен агач башларында махсус уңайлы йортлар һәм уйнарга урыннар җиһазландырылган. Бу биш тиенгә яхшы физик формада булырга, шулай ук яңа урынга тиз җайлашырга ярдәм итәчәк.
Бу гамәл бер кешенең хайваннарның гына түгел, паркка килүчеләрнең дә тормышын яхшы якка үзгәртә алуының яхшы үрнәге булды. Чөнки кайчакта нәкъ менә шундый гади, әмма рухи башлангычлар безнең дөньяны игелеклерәк һәм матуррак итә.