ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы җирәбә үткәрү турында хәбәр итә

2025 елның 28 июле, дүшәмбе

29 июльдә 14.00 сәгатьтә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында (Казан шәһәре, К.Тинчурин ур., 29 йорт) 2025 – 2026 елгы ау сезонында гомум файдаланудагы аучылык биләмәләрендә аучылык ресурсларын (поши, себер кыр кәҗәсе, бурсык һәм селәүсен) аулауга рөхсәтләрне бүлү булачак.

Жирәбә салу Дәүләт комитетының мәгълүмат системасында очраклы саннарны генерацияләү сервисы белән системаара хезмәттәшлектә үткәреләчәк. Чара онлайн форматта ВКонтактеда ведомствоның рәсми битендә реаль вакыт режимында трансляцияләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International