Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгын җәлеп итеп, Биектау районында Каменка елгасына агып төшүче сулар турында Интернет челтәрендәге мәгълүмат буенча тикшерү чаралары оештырды.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча, нигезләр булган очракта, җавап чаралары күреләчәк.