ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә аулаучы физик затлар арасында сайлап алу (җирәбә салу) юлы белән поши, себер кыр кәҗәсе һәм бурсык һәм селәүсен аулау хокукына рөхсәтләрне бүлү уздырылды.
Җирәбә салуда катнашу өчен барлыгы 13 920 гариза бирелгән иде.
Өченче ел жирәбә электрон рәвештә очраклы саннар генераторы сервисы белән системаара хезмәттәшлектә Дәүләт комитетының мәгълүмати системасында үткәрелде. Чара онлайн форматта трансляцияләнде. Мониторинг күзәтүләре кысаларында трансляциядә катнашучылар саны 1200 гә якын кеше булуы ачыкланды.
Җиңүчеләр исемлеге белән сылтама https://ojm.tatarstan.ru/informatsiya-o-pobeditelyax-4735470.htm буенча танышырга мөмкин.
Җиңүчеләргә Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йортта урнашкан Дәүләт комитетына жирәбә салу нәтиҗәләре турында мәгълүмат урнаштырылганнан соң 10 эш көне эчендә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт алуга гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк (14 августка кадәр, әлеге датаны да кертеп). Рөхсәт алу хокукы җиңүче тарафыннан күрсәтелгән срокта гамәлгә ашырылмаган очракта, ул резервка эләккән затларга чират тәртибендә күчәчәк.
Рөхсәтләр алу өчен, түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- аучылык билеты (төп нөсхә);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен салым җыемын түләү турында квитанция (төп нөсхә).
Гариза бирүче вәкиле тарафыннан түбәндәге документлар булганда рөхсәт алырга мөмкин:
- гади язма формада ышанычнамә (гариза бирүченең һәм ышанычлы затның паспорт мәгълүматларын (сериясе, номеры, кем тарафыннан һәм кайчан бирелгән, яшәү урынын теркәү), кылган гамәлләрне күрсәтү);
- рөхсәт алу өчен гариза;
- ышанычлы затның шәхесен таныклый торган документ (паспортның төп нөсхәсе);
- ышаныч язуы бирүченең шәхесен таныклый торган документ (паспорт күчермәсе);
- ышаныч язуы бирүченең аучылык билеты (төп нөсхә яки күчермәсе);
- жирәбәдә җиңгән зат тарафыннан түләнгән рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция (төп нөсхә);
- жирәбәдә җиңгән зат тарафыннан түләнгән хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен җыем түләү турында квитанция (төп нөсхә).
Җыем ставкалары:
- олы поши – 1500 сум;
- бер яшькә кадәрге поши – 750 сум;
- олы кыр кәҗәсе – 450 сум;
- бер яшькә кадәрге кыр кәҗәсе – 225 сум;
- бурсык – 60 сум;
- селәүсен – 450 сум.
Түләү турында гариза һәм квитанцияләрне сылтама буенча алырга мөмкин.
Сораулар туганда, (843) 211-70-78 телефонына шалтыратып, Хайваннар дөньясы мониторингы бүлегенә мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.