ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе» инспекторлары белән берлектә төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле – "Казансу елгасы" акваториясендә кече судноларның хәрәкәтен контрольдә тоту буенча профилактик рейд үткәрделәр

2025 елның 4 августы, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре полиция хезмәткәрләре һәм «Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе» инспекторлары белән берлектә Зур һәм Кече Зәңгәр күлләр арасындагы зонада кече суднолар хәрәкәтен көйләү буенча профилактик рейд оештырды. Бу территория ике ел дәвамында төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле – Казансу елгасы территориясендә теләсә нинди моторлы транспорт өчен рәсми рәвештә ябык.

Көн саен узышчыларга карата шикаятьләр килә. Ял итүчеләрнең сүзләренә караганда, катерлар биредә шундый тизлек белән, кешеләрне генә түгел, җирле кошларны да куркытып, саплар һәм катамараннарны да чак кына әйләндереп атмыйлар икән. Хокук бозучылар административ җаваплылыкка тартыла.  Бу юлы да искәрмә булмады – РФ Административ хокук бозулар Кодексының «Аеруча саклана торган табигый территорияләрдә табигый ресурсларны саклау һәм куллану кагыйдәләрен бозу» 8.39 статьясы буенча механик транспорт һәм һәм йөзү чаралары белән йөргән һәм туктаган өчен беркетмәләр төзелде.

Хөрмәтле гражданнар, Сезне әлеге территориядә махсус сак режимын үтәргә чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International