Һөнәр ияләреннән белем алу: 1 сентябрьдән аучылык билеты алуның яңа кагыйдәләре кертелә

2025 елның 8 августы, җомга

1 сентябрьдән «Аучылык турында һәм аучылык ресурсларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү хакында» Федераль канунга үзгәрешләр үз көченә керә.

Беренче тапкыр яисә гамәлдән чыгарылганнан соң кабат билет алырга теләүче гражданнар укулар узарга һәм тест формасында аучылык минимумын тапшырырга тиеш булачак. «Булачак аучыларның кыргый хайваннар биологиясе нигезләрен һәм аучылык кагыйдәләрен, ау вакытында куркынычсызлык, ау кораллары белән эш итүдә куркынычсызлык таләпләрен, беренче медицина ярдәме күрсәтү нигезләрен, шулай ук урында ориентлашу һәм аучылык ресурслары белән эш итү күнекмәләрен белүләрен тикшерәчәкләр.

«Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ базасында укулар оештырылачак. Дәресләрне аучылык белеме өлкәсендә һөнәри белеме һәм зур практик тәҗрибәсе булган квалификацияле белгечләр үткәрәчәк. Экспертлар Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында квалификация тестын уңышлы тапшыру өчен кирәкле белемнәрне үзләштерүдә ярдәм итәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International