ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2025 елгы жирәбә нәтиҗәләре буенча җиңүчеләргә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәт бирү тәмамлануы турында искәртә.

2025 елның 13 августы, чәршәмбе

14 августта 2025 елгы жирәбә буенча җиңүчеләргә ау ресурсларын тотуга рөхсәт бирү төгәлләнә.

Әгәр җиңүче рөхсәт алмаса, ул мондый рөхсәт алу хокукыннан мәхрүм ителә. Мондый хокук резервка кертелгән затларга чират тәртибендә бирелә.

Рөхсәт алу хокукы күчә торган затлар исемлеге 15 августта сайтта бастырылачак. Җиңүчеләр һәм резервка кертелгән затлар исемлеге белән сылтама аша танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International