Бүген Санкт-Петербургта IX Халыкара балык сәнәгате форумы һәм Балык индустриясе, диңгез продуктлары һәм технологияләре күргәзмәсе тәмамланды. Татарстан стенды кунакларның игътибарын җәлеп итте.
Республика экспозициясе сигез компанияне берләштерде, шулар компанияләрнең дүртесе балык тоту белән шөгыльләнә. Стендта Лаеш, Мамадыш, Балык Бистәсе, Спас һәм Тәтеш районнары предприятиеләре күрсәтелгән иде. Экспозициягә балыктан әзерләнгән 30 дан артык төрле затлы ризык кергән: салкын һәм кайнар ысул белән ысланган балык, тәмләткечләр белән тозланган продукция, какланган һәм катырылган балык, балык, тозлап какланган уылдык, яңа туңдырылган филе, балык пилмәннәре, котлет һәм купаты, снеки һәм консервалар.
.jpg)
.jpg)
.jpg)
.jpg)
Форум тармакның төп мәйданчыкларының берсенә әверелде. Ул Россиянең 83 төбәгеннән һәм дөньяның 76 иленнән 400 дән артык компанияне, шулай ук 20 меңнән артык белгечне үзенә җыйды. Чара, балык тоту һәм эшкәртүдән алып, кулланучыларга әзер продукция бирүгә кадәр, балык хуҗалыгы комплексының барлык тармаклары вәкилләрен берләштерде. Катнашучылар арасында аквакультура һәм марикультура предприятиеләре, суднолар төзү һәм суднолар ремонтлау компанияләре дә бар иде.