Рөстәм Миңнеханов Алтай маралларын табигый яшәү тирәлегенә чыгаруда катнашты

2017 елның 27 июне, сишәмбе

2012 елда Татарстан Республикасында, гүзәл боланның санын үрчетү буенча(Artiodactyla – Пар тояклылар отряды,    Cervidae Goldfuss, 1820 – Боланнар гаиләсе,       Cervus Linnaeus, 1758 – Гадәти боланнар төркеме, Cervus elaphus Linnaeus,1758- Гүзәл боланнар төре), Президент Р.Н. Миңниханов белән башлап җибәрелгән  программа старт алды.

Табигатькә чыгара торган  вәкил  сыйфатында, яшәү урынын һәм ризыкны сайлау сорауларында иң салмак төр шикелле, Алтай маралы  (Cervus maral asiatica sibirica) сайланды.

Хайваннарны беренче  алып кайтудын узган вакыт арасында – Зөя аучылык хуҗалыгы ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”ндә хайваннарны үрчетүне, бу төр өчен кирәкле ветеринария процедураларын үзләштерделәр һәм, иң мөһиме,  безнең климатка һәм ризыкларга  гадәтләнгән  инде ике буын “татарстан” маралларын үстерделәр. Нәкъ шул хайванарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм  Нургали улы Миңнеханов бүген «Урман  чишмәсе» дәүләт табигать аучылык  тыюлыгына чыгарды. Аннан башка, Идарә белән тагын ике төркем алтай мараллары Биләр һәм Мишә дәүләт табигать  тыюлыкларына чыгарылдылар.

Барлыгы безнең белән  табигый яшәү тирәлегенә  46 баш күрсәтелгән төр чыгарылды.

Алтай маралларын табигый яшәү тирәлегенә  чыгаруның төп максатлары:

а) Татарстан Республикасының  биләмәләрен яңа төр аучылык хайваны белән баету;

б) республика аучылык хуҗалыгы гамәленә инновация, экология технологияләре ( кыргый хайваннар үрчетү) кертү- төрне ирексездә үрчетү һәм соңыннан аны табигатькә чыгару.

Шуның белән  табигать саклау этабының мөһим башы салынды- республика экосистемасына кеше гаебе буенча югалган төрләрне кайтару.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International