ЯҢАЛЫКЛАР


9
гыйнвар, 2020 ел
пәнҗешәмбе

 Су  биологик ресурсларын законсыз тоткан өчен, Ульяновск өлкәсенең яшәүчесенә җинаять җаваплылыгы яный. Яңа ел каникуллары вакытында Дәүләт комитеты тарафыннан контроль көчәйтелде, даими рейдлар уздырылды.  


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, шул исәптән «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ һәм Куйбышев аучылык хуҗалыгы инспекторлары Спас районында биотехник чаралар үткәрделәр. Әлеге чаралар бөтен республика буенча даими рәвештә үткәрелә, ә бу юлы анда Болгар шәһәре укучылары катнашты.

Укучылар белән бергә урманнарда пошилар, кыр кәҗәләре һәм куяннар өчен тозлыкларга тоз салынды, ә шулай ук кабан дуңгызларын тукландыру мәйданчыклары да ремонтланды.

Инспекторлар һәм белгечләр укучыларның сорауларына даими җавап бирделәр, тозлыкларның һәм кыргый хайваннар өчен тукландыру мәйданчыкларының әһәмиятен аңлаттылар. ​


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Чиста яр» акциясе кысаларында, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, шәһәр һәм муниципаль оешмалар администрациясе, мәгариф, мәдәният бүлекләре белгечләре һәм Спас районының башка халкы белән берлектә, Рабига күле тирәсендәге яр буйларын һәм ял итү зонасын чүп-чардан чистарттылар.

Кешеләрнең уртак изге эше, үз шәһәрләренә карата кайгыртучан мөнәсәбәтенең үрнәге булды.​


17
июль, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, “Спас” дәүләт тыюлыгы хезмәткәрләре МурзакЛюбовь һәм Костин Евгений, “ТР Спас муниципаль районы традицияләрендә һәм тарихында бердәмлекне үстерүгә ярдәм итү һәм үстерү” җирле җәмгыять рәисе Марянин Валерий, Спас районы мәгариф бүлеге укытучысы Журавлев Сергей белән берлектә “Чиста яр” акциясенә кушылды. Әлеге чарага Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының Балымеры авылы, Полянка һәм Тәнки гомуми белем бирү мәктәпләре, спорт мәктәбе укучылары һәм җирле халык җәлеп ителде. 

Активистлар көче белән Спас районы Балымеры авылы районында Идел елгасының яр буйлары төрле чүп-чардан (пластик, пыяла, тимер банкалар, төрле пакетлар һәм башка каты көнкүреш калдыклары)чистартылды, 3 кв.километр мәйданда 30дан артык зур капчык чүп-чар җыелды.

Чара ахырында “Спас” җәмгыяте көче белән, пылау, баллы әйберләр һәм самавырда кайнаткан чәй куеп, саф һавада чәй эчү оештырылды.  ​


19
июнь, 2019 ел
чәршәмбе

Экология атналыгы Спас муниципаль районында узды: Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгы белгечләре Район мәдәният йортында, Балалар иҗат йортында, «Колосок» балалар бакчасында, Өчкүл урта гомуми белем бирү мәктәбенең «Дуслык» сәламәтләндерү лагеренда белем бирү чаралары үткәрделәр.

Белгечләр балаларны «экология» төшенчәсе белән таныштырдылар, әйләнә-тирә дөнья турында, ТР Кызыл китабына кертелгән үсемлекләр һәм хайваннар турында, бигрәк тә Спас районында яшәүче төрләре турында, әйләнә-тирәбездәге бөтен нәрсәгә сакчыл караш турында сөйләделәр. Балалар   «Урманда үзеңне ничек дөрес тоту» дигән темадагы викторинада катнаштылар, «Биологик төрлелекне саклыйк» һәм «Урман - безнең байлыгыбыз» дигән фильмнар  карадылар.

Район мәдәният йортында тыюлык белгечләре Парклар маршы халыкара акциясендә катнашкан балаларның рәсемнәреннән күргәзмә оештырдылар. Экологик чараны үткәрү буенча иң актив оештыручыларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.


28
май, 2019 ел
сишәмбе

«Спас» тыюлыгында эшләүче Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, бу чарада катнаштылар.  Алар ТР Спас муниципаль районындагы Танкеевка авылының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендәге барлык балаларны да уку елы тәмамлану белән котлап, «Парклар маршы-2019»  Халыкара табигатьне саклау акциясендә җиңүчеләргә грамоталар тапшырдылар.

Моңа кадәр  «Парклар маршы - 2019» акциясе кысаларында «Кызыл китап битләре» конкурсының муниципаль этабында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы «Чистай мәдәни үзәге»ндә узды.

«Чиста болыннар» дәүләт табигый тыюлык  хезмәткәрләре балаларга бәйрәм бүләк иттеләр. Бәйрәмдә катнашучылар һәм кунаклар өчен, конкурсның барлык эшләреннән күргәзмә оештырдылар. Ул күргәзмәгә теләге булган һәркем кереп, эшләр белән таныша алды.

Ә Балтач районының Карадуган урта мәктәбендә «Балтач» дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре «Кыргый хайваннарны һәм әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына экологик дәрес уздырдылар һәм шунда ук  конкурста җиңүчеләрне котладылар.  Конкурста катнашучылар һәм җиңүчеләр грамоталар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.

 


13
май, 2019 ел
дүшәмбе

Кар эрегендә барлыкка килгән чүп-чарны җыеп алу өчен "Спас" дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре Мурзак Любовь һәм Костин Евгений «ТР Спас муниципаль районы традицияләрендә һәм тарихында бердәмлек үсешенә ярдәм итү һәм аны үстерү» җәмгыяте рәисе Марянин Валерий һәм ТР Спас районы мәгариф бүлеге укытучысы Журавлев Сергей белән берлектә, Полянка төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, Тәнкәй төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары, «Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Болгар мәктәп-интернаты”укучылары һәм “Теремок” балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре өчен “Чисталык дәресләре” үткәрделәр. Дәресләрдә көнкүреш калдыкларның безнең сәламәтлегебезгә һәм әйләнә - тирә дөньяга нинди зыян китерүе:  урманда ташланган пластик шешәләр - 100 елдан артык, алюминий банкалар-500 ел, ә пыяла 1000 елдан артык таркалуы турында сөйләделәр.

Балаларга экологик фильмнар күрсәтелде, шуннан соң «Планетабызны саклагыз» дигән рәсем, «Табигатьне саклау - һәркемнең эше» дигән экологик плакат, «Табигатьне саклагыз» дигән  экологик листовка конкурслары үткәрелде.

Полянка һәм Тәнкәй мәктәпләре укучылары, үткәрелгән әңгәмәдән соң, үзләренең авылларын чистартырга булдылар һәм макулатура һәм эшкәртү өчен чыгарылган 600 кг тирәсе пластик җыеп, өмә үткәрделәр.

Иң яхшы рәсем, плакат һәм листовка ясаган җиңүчеләр, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.


8
май, 2019 ел
чәршәмбе

8 май көнендә Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, шул исәптән «Спас» табигый тыюлыгы хезмәткәрләре, Федераль балыкчылык агентлыгы инспекторлары белән берлектә, завод тибындагы 4500 данә күләмендә ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырдылар.

Күбрәк фото безнең фоторепортажда.


30
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» тыюлыгында эшләүче белгечләре хәрби хезмәт ветераннары, шулай ук казак, кадет мәктәбе һәм «Юнармия» яшьләр хәрәкәтеннән яшь армиячеләр белән берлектә Идел ярларын чүп-чардан чистарту буенча чара үткәрделәр. Кайбер ветераннар чарага үзләренең балалары белән килделәр.

Уртак көч белән, элеккеге «Болгар» иске пристаненнан алып ТР Спас муниципаль районының «Райтопсбыт» причалы территориясенә кадәр,  Идел елгасының яр буе линиясе чистартылды.  Якынча исәпләүләр буенча, машиналар белән, каты көнкүреш калдыклар полигонына 30 кубометрдан артык чүп чыгарылды.

Акция бәйрәм рухында узды, чөнки елга ярында эшләгәннән соң,  акциядә катнашучыларның барысын да балык ашы һәм кайнар чәй көтте, ә кадет интернат-мәктәбе укытучысы Евгений Кременсков ярга үзенең баянын алып  килде. Барысы да мондый уртак чараларны традициягә кертергә дигән фикергә килделәр.​


16
апрель, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының «Спас» дәүләт тыюлыгы  белгечләре Халыкара кошлар көненә һәм язны каршылауга багышланган бәйрәм чараларын үткәрделәр.

Спас районының Полянка урта гомуми белем бирү мәктәбендә һәм Болгар урта гомуми белем мәктәбендә тыюлык белгечләре балаларга кошларның нинди файда китерүе, аларның тормышы, әйләнә-тирә дөньяга сакчыл караш турында сөйләделәр. «Халыкара кошлар көне» һәм «Кошлар - безнең дусларыбыз»фильмнары күрсәтелде.

Башлангыч сыйныф укучылары кошлар турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, канатлы дуслар турында табышмаклар чиштеләр, кошларны тавышлары буенча таныдылар, тамашачыларга «Кошларны саклагыз»темасына сценка күрсәттеләр. «Кошлар белгечләре»дигән интеллектуаль уен бик күңелле узды.

Балалар конкурска шулай ук сыерчык оялары да ясадылар. Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетыннан барлык призерларга грамоталар тапшырылды. Бәйрәм ахырында барлык сыерчык оялары да мәктәп бакчасында эленде.​


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International