Яшь буынны кышлаучы кошлар проблемаларына җәлеп итү, кошларны саклау максатыннан, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Кышын кошларны ашатыгыз» дип исемләнгән акция үткәрә. Бу балаларның һәм яшүсмерләрнең экологик активлыгын арттыруга ярдәм итә.
«Кичкетаң » тыюлыгы «Татарстанның чиста урманнары» дип исемләнгән республика акциясенә кушылды. Акция кысаларында тыюлык хезмәткәрләре, җирле халык белән бергә, урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан чистарттылар, урмандагы беседкаларны, аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтладылар.
Шулай ук тыюлык гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары өчен бу акциягә багышланган дәресләр һәм экологик конкурслар оештырды. Дәресләрдә төп басым әйләнә-тирә мохитнең пычрану нәтиҗәләре белән көрәшкәнче, аны башта ук пычратмау дөресрәк булу турында, кечкенә торак пунктларның масштабында, кеше тарафыннан табигатькә китергән зыян турында сөйләүгә төште. Тыюлык хезмәткәрләре Кичкетаң урта мәктәбендә күптән түгел уздырылган дәресне агач утырту белән бергә кушып алып бардылар. «Эколята» түгәрәгенә йөрүчеләр белән бергә белгечләр 50дән артык гадәти нарат үсентесе утырттылар. Яшелләндерү Кичкетаң авылы паркында дәвам итәчәк. Анда тиздән ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган тагын бер аллея барлыкка киләчәк.
«Чиста яр» акциясе дәвам итә. Узган атнада аңа «Кичкетаң» һәм «Зөя буйлары»тыюлыклары кушылды.
«Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре Буа шәһәренең 2 нче лицей укучылары белән Зөя елгасы ярында җыештырдылар, шул ук вакытта Әгерҗе районының Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районның иң популяр һәм шул ук вакытта иң чүпле ял урыннарының берсен-Варзинка елгасын тәртипкә китерделәр.
Экологик өмәләр үз нәтиҗәләрен бирде: мәктәп укучылары һәм тыюлык белгечләре ярдәмендә сулыкларның ярлары чистартылды, чүп-чар белән берничә дистә пакет җыелды.
Ел саен бу акциягә күбрәк кеше кушылыр дип өметләнәбез.
"Зөя буйлары" тыюлыгы белгечләре, балаларга республикабызның су биологик ресурслары һәм табигатьне саклау турында сөйләү өчен, Буа районындагы Р. Сагдеев исемендәге мәктәпкә бардылар. Дәресләрдә туган як табигатен саклау проблемалары, бигрәк тә Кызыл китапка кертелгән хайваннарны һәм үсемлекләрне саклау проблемалары турында фикер алыштылар.
Материалны ныгыту өчен мәктәп укучылары белән викторина уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча аеруча зур уңышларга ирешкән балалар Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнде.
Табигать тыюлыклары белгечләре балалар белән экологик белем бирү дәресләрен дәвам итәләр. Бу атнада да "Зөя буйлары" тыюлыгы хезмәткәрләре, Буа шәһәренең М. Вахитов исемендәге гимназиядә, кыргый табигать көненә багышланган викторина үткәрделәр.
Укучыларга аеруча саклана торган табигать территорияләренең әһәмияте турында сөйләделәр, ТР Кызыл китабы һәм җирле тыюлыклар эшчәнлеге белән таныштырдылар, ә иң актив балаларны Дәүләт комитетыннан грамоталар белән бүләкләделәр
Ә "Чиста болыннар" тыюлыгы белгечләре Чистай районының 7 нче номерлы " Непоседа "балалар бакчасында булдылар, анда балаларга тере дөнья, Чистай районының сирәк төрләре һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләделәр.
Балалар әңгәмәдә бик теләп катнаштылар, үзләренең күзәтүләре һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Чара ахырында хезмәткәрләр ныгыту өчен уен үткәрделәр һәм Дәүләт комитетыннан «Татарстан Республикасы Кызыл китабының искиткеч яшәүчеләре»дигән китап бүләк иттеләр.
Бөтендөнья балыкчылык көне ел саен бөтен дөньяда 27 июньдә билгеләп үтелә. Беренче тапкыр Бөтендөнья балык тоту көнен 1985 елда билгеләп үтә башладылар. 1984 елның июлендә Римда балыкчылыкны җайга салу һәм үстерү буенча Халыкара конференция узды. Аның карары белән, балык тотарга яратучыларны берләштерә торган ,бу бәйрәм оештырылды.
Бөтендөнья балык тоту көненә «Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре Буа районының «Бор» һәм «Чайка» балалар сәламәтләндерү лагерьларында экологик чараларны багышладылар. 240 баланы бәйрәмнең традицияләре, суда һәм урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләре белән таныштырдылар, табышмаклар әйттеләр. Шулай ук балык тоту турында мавыктыргыч викторина үткәрелде. Һәр чара ахырында иң актив катнашучыларга грамоталар һәм бүләкләр тапшырылды.
Акциядә катнашучылар үзләренең гамәлләре белән ял итүчеләргә яхшы үрнәк күрсәтте. Ял итүчеләр шулай ук ярны җыештыруга кушылды.
“Зөя буйлары” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре экологлар һәм аучылар белән берлектә АСТТ Зөя елгасы территориясендә "Чиста яр" акциясе үткәрделәр. Тыюлык башлыгы һәм хезмәткәрләре үзләре эшләп үрнәк күрсәттеләр, район халкын чисталыкка һәм тәртипкә өндәделәр. Зөя ярларын җыештырырга барлыгы 30 кеше чыкты.
Зөя елгасы 1978 елда табигать һәйкәле дип танылды, аның озынлыгы 377.4 км тәшкил итә, табигый су белән тәэмин итүнең мөһим чыганагы булып тора, хуҗалык һәм мәдәни-көнкүреш әһәмияткә ия , һәйкәл территориясендә елга экосистемасына куркыныч яный торган теләсә нинди эшчәнлек тыела.
Буа районында «Зөя буйлары» тыюлыгы белгечләре "Светофорик" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр белән агачлар һәм куаклар утырттылар. Балалар педагоглар һәм ата-аналар белән бергә 200 төп үсенте һәм 50 куак үсентесе утырттылар. Киләчәктә аллея үзенең яшеллеге белән бакча территориясен сөендерәчәк. Шулай итеп, балалар һәм олылар тырышлыгы белән әйләнә-тирә мохитне саклауга өлеш кертелде. Агач утыртуда барлыгы 40 кеше катнашты.
«Парклар маршы» табигатьне саклау акциясе кысаларында « Озын Алан» тыюлыгы белгечләре дә «Урман утырту көне»акциясенә кушылдылар. Чара Татарстан РеспубликасыКама Тамагы районының Сөйки авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булган геройларга куелган мемориал территориясендә узды. Акция «Җиңү агачы» девизы астында узды. Акциядә Сөйки урта мәктәбенең өлкән сыйныф укучылары актив катнашты. Барлыгы 30 дан артык Себер карагач үсентесе утыртылды. Чара ахырында мәктәпкә тыюлык администрациясеннән Татарстан Республикасының Кызыл китабы тапшырылды.
Ә «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре, Балтач участок урманчылыгының урман хезмәткәрләре белән берлектә, Урман утырту көне кысаларында, Салавыч балалар бакчасы, Кече Лыза урта мәктәбе, Балтач урта мәктәбе белән берлектә, үсентеләр утыртуны оештырдылар. Чарада катнашучылар агач утыртып кына калмадылар, элек утыртылган агачларны да тәрбиясез калдырмадылар. Бу көнне барлыгы 800дән артык агач үсентесе утыртылды.