ЯҢАЛЫКЛАР


21
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

2019 елның 21 октябреннән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты киләсе конкурслар игълан итә:

Киләсе вазыйфаларга кадрлар резервына кертү:

- судагы биологик ресурслар бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе);

- гомуми бүлек башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе);

- мониторинг бүлеге башлыгы (баш төркем, «җитәкчеләр» категориясе).

Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарәче кадрларның федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/.

Конкурста катнашуга гаризаларны, кабул итү турында игълан урнаштырылган көннән алып (2019 елның 11 ноябренә кадәр) 21 көн дәвамында, кирәкле документлар белән бергә ,конкурс комиссиясе сәркатибе киләсе адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2019 елның 22 ноябрендә булачак.

Конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган (http://ojm.tatarstan.ru/rus/kadrovaya-politika-test.htm).


18
октябрь, 2019 ел
җомга

«Татарстанның чиста урманнары» республика табигать саклау акциясенең көзге этабы барышында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сарыдан һәм чыбыктан чистартуны, чишмәләрне төзекләндерүне, урмандагы аншлагларны һәм мәгълүмат щитларын ремонтлауны дәвам итәләр.

Мәсәлән, күптән түгел,  Әгерҗе муниципаль районы Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет оешмалары хезмәткәрләре белән берлектә, алар җирле урманны  каты көнкүреш калдыкларыннан җыештырдылар.

 Шул ук вакытта «Чулпан» тыюлыгы белгечләре дә урманнарны саклау белән бәйле чаралар үткәрделәр, шул исәптән Биектау муниципаль районының Сосновка авылы янындагы урман фонды территориясендә агачлар утырттылар.


17
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

«Чатыр-Тау» тыюлыгы хезмәткәрләре «Урман утырту көне»табигатьне саклау акциясенә кушылды. Тыюлык территориясендә белгечләрнең уртак көче белән 10 мең үсенте, ә атап әйткәндә  имән, вак яфраклы юкә, очлы яфраклы өрәңге, себер карагае, гади нарат агачлары утыртылды.

Утыртылган үсентеләр 3 гектар мәйданны алды. Агачлар тыюлык җирләрен су белән  юылудан һәм җил эрозиясеннән саклауга ярдәм итәчәк.​


16
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, шул исәптән «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ һәм Куйбышев аучылык хуҗалыгы инспекторлары Спас районында биотехник чаралар үткәрделәр. Әлеге чаралар бөтен республика буенча даими рәвештә үткәрелә, ә бу юлы анда Болгар шәһәре укучылары катнашты.

Укучылар белән бергә урманнарда пошилар, кыр кәҗәләре һәм куяннар өчен тозлыкларга тоз салынды, ә шулай ук кабан дуңгызларын тукландыру мәйданчыклары да ремонтланды.

Инспекторлар һәм белгечләр укучыларның сорауларына даими җавап бирделәр, тозлыкларның һәм кыргый хайваннар өчен тукландыру мәйданчыкларының әһәмиятен аңлаттылар. ​


15
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Чиста яр» акциясе дәвам итә. Узган атнада аңа «Кичкетаң» һәм «Зөя буйлары»тыюлыклары кушылды.

«Зөя буйлары» ДТКТ белгечләре Буа шәһәренең 2 нче лицей укучылары белән Зөя елгасы ярында җыештырдылар, шул ук вакытта Әгерҗе районының  Кичкетаң урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары районның иң популяр һәм шул ук вакытта иң  чүпле ял урыннарының берсен-Варзинка елгасын тәртипкә китерделәр.

Экологик өмәләр үз нәтиҗәләрен бирде: мәктәп укучылары һәм тыюлык белгечләре ярдәмендә сулыкларның ярлары чистартылды, чүп-чар белән берничә дистә пакет җыелды.

Ел саен бу акциягә күбрәк кеше кушылыр дип өметләнәбез.​


14
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Балтач районы буенча ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре, Балтач участок урманчылыгы хезмәткәрләре белән берлектә, «Бөтендөнья Урман утырту көне»ндә катнаштылар. Уртак көч белән урманчылыкның 31 кварталында 2000 карагач үсентесе утыртылды.

Бөтенроссия Урман утырту көне әле бик яшь бәйрәм. Оештыручылар бу яхшы инициатива вакытлар узу белән, илебезнең барлык гражданнары өчен чын бәйрәмгә әверелер һәм һәркемнең «үзе» утырткан агач барлыкка килер дип өметләнә. Ә иң яхшысы-берничә утыртылган агач!​

 

ыюлык эше хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Сәламәтлек  һәм эшләрегездә уңышлар телибез.

Тыюлык эше хезмәткәрләре көне инде 15 елга якын билгеләнә. Бу бәйрәмнең конкрет максаты бар: җәмәгатьчелек игътибарын әлеге эшчәнлек өлкәсенә, табигый байлыкларның сакланышы проблемаларына юнәлтү. Бу бәйрәм тере табигатьнең кыйммәтлеген, ләкин шул ук вакытта аңа тиз зыян тиюен исбатларга тиеш.


11
октябрь, 2019 ел
җомга

Узган пәнҗешәмбе ТР Биологик ресурслар буенча  дәүләт комитетында аучылык этләрен үрчетү мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Киңәшмәдә һәвәскәр аучылар, профессиональ кинологлар,аучылык хуҗалыклары вәкилләре, ТР МК баш ветеринария идарәсе вәкилләре катнашты. Өлкәнең төп үсеш  мәсьәләләләре, ә шулай ук Татарстан Республикасында  этләр ярдәмендә аулау сораулары каралды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча, киңәшмәдә катнашучылар үзләренең тәкъдимнәрен,  аларны РФ Экология һәм табигый ресурслар министрлыгында алга таба карау өчен, Дәүләт комитеты адресына җибәрәчәкләр дип сөйләшенде.


9
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

«Урман атнасы-2019» республика табигать саклау акциясе кысаларында, 80нән артык кеше, шул исәптән Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, предприятие һәм оешмалар коллективлары, шулай ук әйләнә-тирә мохиткә битараф булмаган чистайлылар яшь каен һәм миләш үсентеләре утыртуга кушылды.

Бу чара шәһәрне яшелләндерүгә керткән өлеше аркасында гына түгел, ә тарихны саклау белән дә истәлекле булды, чөнки ТАССР төзелүнең 100 еллыгы хөрмәтенә Аллея утыртылды.


8
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

«Татарстанның чиста урманнары» акциясе кысаларында «Кичкетаң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре оештырган, көнкүреш калдыкларын икенчел файдалануга багышланган «чүп-чар+фантазия»конкурсы зур уйланма һәм фантазия белән үткәрелде. Чараның максаты- кече яшьтән үк балаларның игътибарын тирә-якны көнкүреш калдыклары белән пычрату проблемаларына җәлеп итү,  көнкүреш калдыкларны киметү һәм аларны икенчел файдаланырга ничек өйрәнү турында фикер алышу. Конкурс инде кулланылган көнкүреш материалларының яңа мөмкинлекләрен күрсәтүгә юнәлдерелгән иде.

Алар кулланыла торган материалның төрлелеге белән аерылып торды: бер тапкыр кулланыла торган савыт-саба, пластик тара, калай банкалар, стаканнар, кашык һәм тәлинкәләр, пластик көпшәләр, иске әйберләр һәм башкалар. Әгерҗе муниципаль районының мәктәпкәчә һәм мәктәп яшендәге 45 катнашучы 50дән артык төрле эш тәкъдим итте. Балалар бакчаны, клумбаларны, балалар уен мәйданчыгын һәм башка урыннарны бизи ала торган, ташландык әйберләрнең икенче тормыш төрлелеген күрсәтергә тырышып, һәр эшкә күңеленең бер өлешен керттеләр, фантазиясен, тырышлыгын күрсәттеләр.

Чара программасында шулай ук укучыларның экологик проектларны яклау белән чыгышлары да каралган иде. Алар калдыклар белән эш итүнең мөмкин булган вариантлары турында сөйләделәр, хәзерге хәлне яхшырту өчен һәрберебезнең дә нәрсә эшли алуыбыз турында  аңлаттылар. Конкурс нәтиҗәләре буенча, конкурс эшләреннән  күргәзмә оештырылган иде.

Җиңүчеләрне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International