Казан районара табигатьне саклау прокуратурасы табигатьне саклау законнарының үтәлешен тикшерде.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре кышлаучы суда йөзүче һәм су тирәсендә яшәүче кошларны мониторинглауга юнәлдерелгән «Соры муен – 2026» Бөтенроссия акциясендә катнаштылар.
Салкыннар кешеләрне генә җылы киемнәрен кияргә мәҗбүр итеп калмый, ә су асты тереклек ияләре өчен җитди сынау да булып тора. Сулыклардагы тотрыклы кар һәм боз капламы суга кислород керүгә комачаулый, бу исә балыкларның үлеме куркынычын тудыра. Суда яшәүчеләрнең һәлак булуына юл куймас өчен, Татарстанда ел саен «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!)» экологик акциясе уздырыла. Аның максаты – сулыкларны аэрацияләү юлы белән балыкларның томаланып үлүен булдырмау. Чарага беренчеләрдән булып ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм Алексеевск районының һәвәскәр балыкчылары кушылды.‑
Бүген Бөтендөнья сулы-сазлыклы җирләр көне билгеләп үтелә. Бу уникаль территорияләр – сазлыклар, торф сазлыклары, сулыклар – планета өчен бик мөһим: алар кислород җитештерәләр, төче суны саклыйлар һәм балык һәм кошлардан алып сөйрәлүчеләргә һәм умырткасызларга кадәр булган меңләгән төр хайваннарга сыену урыны бирәләр.
Казанның Идел буе районында яшәүчеләр бер йортның ишегалдында очып китә алмаган ерткыч кошны күреп алалар. Беркадәр вакыт алар аны бөтен ишегалды белән тотарга тырышып карыйлар. Алар кошны тотуга, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләренә шалтыраталар.
Казанның Вахитов районында яшәүче ярканатны коткарып кала. Ул вентиляция системасында сәер чыжылдау һәм чытырдау тавышлары ишетә. Һава суыргычны тикшергәч, мотор роторында хәлсезләнгән ярканатны күрә.
Дәүләт хезмәтләреннән хәзер МАХ мессенджерында ук файдаланырга мөмкин – башка аерым порталга күчәргә кирәкми. Мәктәп чатларыннан алып КФҮ сервисларына кадәр барлык кирәкле әйберләр бер кушымтада җыелган, бу дәүләт хезмәтләреннән файдалануны тиз, уңайлы һәм куркынычсыз итә.
1 февральдән 15 апрельгә кадәр төбәк әһәмиятендәге «Мишә елгасы тамагы» дәүләт табигый зоология тыюлыгы территориясендә промысел һәм һәвәскәр балык тотуга чикләүләр кертелә. Әлеге чара су биологик ресурсларының тотрыклы популяциясен булдыруга һәм аларны торгызу өчен уңай шартлар тудыруга юнәлдерелгән.
2025 елда Татарстан Республикасының Кызыл китабы яңадан бастыруга әзерләнде. Бу Россиядә бер үк вакытта ике дәүләт телендә чыгарылган Кызыл китапның беренче рәсми басмасы – төбәкнең биотөрлелеген саклау буенча системалы эш өчен фундаменталь фәнни база.
2025 елда тармак өчен мөһим вакыйга булды: республика Фәннәр академиясе «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләрне кертү үзәге» ДБУ белән берлектә киң колачлы фәнни тикшеренүне тәмамлады. Аның нәтиҗәсе «Республиканың аучылык биләмәләрен урнаштыру, алардан файдалану һәм саклау схемасы» – территориаль аучылык төзелеше документын әзерләү өчен материаллар булды.