ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Югары Ослан аучылык хуҗалыгының тукландыру мәйданчыкларының берсендә кыр кәҗәләре күренә. Ашханәгә килгән өч хайван бер дә курыкмый һәм беркемгә дә игътибар итми.


26
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Татарстанда «Балык булсын! (Рыбе — быть!») Республика экологик акциясе дәвам итә. Бүгенге көндә коткару операцияләре 20 районда үткәрелгән, сулыкларда 6000 нән артык бәке борауланган.


23
февраль, 2024 ел
җомга

Бүген Лаеш районы акваториясендә «Балык – Булсын! (Рыбе – быть!)» Ватанны саклаучылар көненә багышланган акциясе узды. Чара Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышы ветераны Борис Кузнецов хөрмәтенә оештырылды. Акциядә ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре һәм һәвәскәр балыкчылар катнашты.


22
февраль, 2024 ел
пәнҗешәмбе

Ил Президенты игълан иткән Гаилә елында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты гаилә династияләренең ничек яшәвен, нинди планнар төзүләрен, балаларында һәм оныкларында һөнәргә мәхәббәтне ни рәвешле тәрбияләүләрен сөйләячәк. Ватанны саклаучылар көненә багышланган махсус «Чын ир-атлар нәрсә турында уйлый» рубрикасында республика флорасын һәм фаунасын яклаучылар турында сөйлибез.

Чистай районы балалар һәм яшьләр иҗат сарае берникадәр вакытка балалар эшләнмәләре күргәзмәсе үзәгенә әверелде. Анда «Кошларга экоашханә» исеме астында беренче район җимлекләр бәйгесендә җиңүчеләрне һәм катнашучыларны бүләкләү узды.


21
февраль, 2024 ел
чәршәмбе

Кар яву нәтиҗәсендә барлыкка килгән биек көртләр хайваннарның урманда хәрәкәтен чикли. Бу чорда кыргый хайваннарга тозлыкларга һәм җимлек-утлыкларга салынган азыкка ирекле керә алу бик мөһим.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетында Чистай районының гомуми кулланыштагы 48,4 мең гектарлы аучылык биләмәләренә ау хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион үткәрелде.


20
февраль, 2024 ел
сишәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре Зур һәм Кече Чуйково күлләрен аэрацияләделәр. Чара «Балык – булсын! (Рыбе — быть!)» республика экологик акциясе кысаларында узды.

 


19
февраль, 2024 ел
дүшәмбе

Бүген ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков Чистай районы Советының хисап утырышында катнашты.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының Бөгелмә районы буенча районара бүлеге башлыгы агачтан карга егылып төшкән озын койрыклы ябалакка ярдәм кулы суза. Район предприятиеләренең берсеннән битараф булмаган хезмәткәрләр аңа ярдәм сорап мөрәҗәгать итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International