ЯҢАЛЫКЛАР


24
август, 2015 ел
дүшәмбе

ДБО “ Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”нә  белгеч таләп ителә.

Квалификация  таләпләре: югары профессиональ белемле булу ( табигать куллану, биология), дәүләт әгъзаларында заманча мәгълүмати аралашу технологияләрен белү, дәүләт сатып алу өлкәсендә эш тәҗрибәсе

Тулы мәгълүмат артыннан 2117381, 2116907 телефоннары буенча яки Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт 201 бүлмә адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.


21
август, 2015 ел
җомга

Ни өчен республиканың аучылык хуҗалыкларында ауга чикләүләр кертергә туры килде

Ни өчен  2017 елга кадәр суерга, боҗырга,соры көртлеккә һәм ак куянга, ә шулай ук 2015-2016 еллардагы ау чорында республиканың аерым аучылык хуҗалыкларында соры куянга ауны яптылар дип сорыйлар кайбер аучылар.

Бу чикләүләрне билгели торган документның проекты Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе белән әзерләнде. Бу карарны кабул иткәнче, Идарә аучылар белән уздырылган киңәшмәләрдә, Татарстан Республикасы территоряисендә куянның һәм башка аучылык хайваннарының саны турында, ә шулай ук  хайваннарның тотрыклы яшәеше һәм тотрыклы кулланылышы буенча чаралар кабул итәргә кирәклеге турында фикер алышты. Аучылар үзләре куянның саны кимү турында һәм бу мәсьәләне чишү буенча чаралар күрергә кирәклеге турында сорау куйдылар.

Хәзерге вакытта аучылык байлыкларын куллануны көйләү Россиянең табигать министрлыгының  “Аучылык байлыкларын  табуга рөхсәт ителгән нормативларын һәм аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларының сан нормативларын раслау турында” 2010 елның 30 апреленнән  138 номерлы боерыгына нигезләнә. Бу боерык белән куяннар һәм каурыйлы киекләр өчен табу нормативлары билгеләнмәгән, шуңа күрә бу төрләрне рациональ  куллану максаты белән Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты белән аучылык байлыкларын тотарга рөхсәт ителгән нормалар һәм аучылык биләмәләренең үткәрү сәләтлеге нормалары расланды. Ләкин бу документ тулы дәрәҗәдә хайваннар санының тергезүен тәртипкә салырга бирми.

Элек, һәрбер ау чоры алдыннан, Татарстан Республикасының Министрлар Кабинеты белән, теге яяки бу төргә ау ачылмаган, аучылык биләмәләре исемлеге күрсәтелгән карар әзерләнә иде. Шул ук вакытта  Идарә санны исәпләү нәтиҗәләре белән кулланып эш итте. Соры куянга ау 1 мең гектарга 4 баш куян, ә ак куянка - 10 баш булган шартта гына ачыла иде.

Соңгы 4 ел эчендә Идарә, аучыларны ауда чикләмәс өчен, ауны чикләү турында тәкъдимнәр белән чыкмады һәм тояклы хайваннардан кала, ау барлык төрләргә дә бөтен республика буенча ачыла иде.

Ләкин мондыый мөнәсәбәт аучылык хайваннарын саклауны һәм куллануын тәртипкә салуны тәэмин итми. Шуңа күрә  2015 елда, Идарә белән чикләү кертә торган документ проектын әзерләү турында карар кабул ителде. Сәбәп булып аучылык байлыкларының хәзерге торышы килде.

Аста китерелгән таблицада 2008 елдан алып хайваннарның саны күрсәтелгән

 

Аучылык байлыкларының төре

Хисаплау елы

 

2008

2009

2010

2011

2012

2013

2014

2015

Ак куян

12,5

10,8

9,9

8,8

9,1

10,17

9,21

6,807

Соры куян

25,5

26,9

29,7

27,2

26,3

24,42

21,76

18,032

Суер

2,9

2,5

2,3

1,9

1,35

2,88

1,58

0,818

Боҗыр

4,8

4,2

4,4

3,9

4,0

6,42

5,67

2,448

Соры көртлек

132,4

136,4

237,2

158,7

88,32

62,85

61,83

34,035

Хисаплау нәтиҗәләре өстә күрсәтелгән төрләрне саклап калу буенча тиз арада чаралар кабул итәргә кирәклеген  күрсәтә. Каршы очракта якын арада саны кискен булырга мөмкин һәм бернинди ау турында да хыялланып булмас.

2015 елда соры куянга ауны, баш саны 1 мең гектарга биштән ким булган аучылык биләмәләрендә генә яптылар.

Аучылар кабул ителгән карарны дөрес аңларга тиеш, һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы ул бит кәсеп түгел. Бигрәк тә, куянның төп дошманы - төлкегә ау ачык, һәм ул хайванны аулап, аучы куяннарның  үрчүенә булыша.

Хәзер аучылыкны кулланучылар алдында республика территориясендә куяннарның, боҗырларның, суерларның, соры көртлекләрнең санын тергезү буенча төп  мәсьәлә тора, һәм аучылар катнашуыннан башка без монда булдыра алмыйбыз.

Аучылык биләмәләрендә  санга  биотехника, саклау, көйләү уздырырга кирәклеген Һәрбер аучы аңларга тиеш. Шуңа күрә Идарә барлык аучыларны да  биотехник һәм саклау чараларында катнашырга, ә браконьерлыкның барлык очраклары турында да  Идарәнең райондагы белгечләренә белдерергә өнди.

Хәзерге вакытта Идарә Россия Федерациясенең Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына куяннарны,көртлекләрне, суерларны тоту нормативларын урнаштыру турында, ә шулай ук куяннарга ау чорын көйләү турында мөрәҗәгать әзерли.

Тагын бер тапкыр аучыларны килеп чыккан шартларда аңлауга  һәм ярдәм күрсәтүгә өндибез.


20
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү узды.

Җирәбә салу Комиссия белән  аучылар һәм ТНВ телеканалы катнашуында уздырылды. Җирәбә салуның нәтиҗәләрен игълан итәбез.

 

Пошиларны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар

 Әгерҗе:

 

 

Әлмәт:

 

 

 

Лениногорск:

 

 

 

 

Спасс:

Латышев М.В.     олы

Ризаев Д.Н.          олы

 

Китов А.В.             олы

Хабибуллин И.Х.  олы

Гатауллин И.Ю.    олы

 

Лукашин М.В.       олы

Атамалов А.Н.      олы

Хабибуллин Р.Р.   олы

Ямаев М.М.            олы

 

Абуладзе Георги Г. олы

 

 

Кабаннарны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар

 

Әгерҗе:

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Әлки:

 

 

Мамадыш

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Норлат:

 

 

 

 

 

 

 

Спасс:

 

Тәтеш:

 

 

Никонов С.Н.      олы

Данилов Д.Н.      олы

Тукмачев Ф.А.     олы

Гаврилов С.Г.      олы

Китов А.В.           1 яшькә кадәр

Соколов А.В.       1 яшькә кадәр

Ямалтдинов Р.Р. 1 яшькә кадәр

Хафизов А.Р.         1 яшькә кадәр

Кулагин О.Б.        1 яшькә кадәр 

Кузьмин Д.С.       1 яшькә кадәр

 

Сергеев В.Е.      олы

Кравец В.И.      1 яшькә кадәр

 

Маннапов М.К.      олы

Самигуллин Р.Р.    олы

Казаков В.М.         олы

Квашук В.В.          олы

Ситдиков Р.Ш.      1 яшькә кадәр

Ефимов А.В.         1 яшькә кадәр

Самойлов Р.В.      1 яшькә кадәр

Неумоин Ю.Г.      1 яшькә кадәр

Михайлов В.П.     1 яшькә кадәр

Язынин А.П.         1 яшькә кадәр

 

Заброда Л.А.          олы

Ахметшин И.И.     олы

Шакиров Д.И.        олы

Гараев А.Л.            1 яшькә кадәр

Ермошкин А.В.     1 яшькә кадәр

Коновалов Е.Н.     1 яшькә кадәр

Толпенин Д.Л.      1 яшькә кадәр

 

Шамаев В.А.         олы

 

Галлямов Э.Ф.      олы

Тетеря Б.Г.            олы

Захаров М.А.        1 яшькә кадәр

Мотыгуллин А.А. 1 яшькә кадәр

Кузнецов Е.И.       1 яшькә кадәр

 

Рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар үзләренең хокукын кире каксалар, пошиларны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешергә мөмкин аучылар ( тәртип буенча)

 

Әгерҗе:

 

 

 

Әлмәт:

 

 

 

Лениногорск:

 

 

 

Спасс:

1. Нуров С.Х.

2. Хафизов А.Р.

3. Богородских А.В.

 

1. Шамсутдинов Р.В.

2. Игонин Е.В.

3. Гумеров А.Г.

 

1. Герасимов Р.А.

2. Медведев Н.А.

3. Кондратьев М.В.

 

1. Павлов В.Н.

2. Гордеев А.Ю.

3. Газизуллин Р.М.

 

Рөхсәтнамә алу хокукына ирешкән аучылар үзләренең хокукын кире каксалар, кабаннарны аулау өчен рөхсәтнамә алу хокукына ирешергә мөмкин аучылар ( тәртип буенча)

 

Әгерҗе:

 

 

 

Әлки:

 

 

 

Мамадыш

 

 

 

Норлат:

 

 

 

Спасс:

 

 

 

Тәтеш:

1. Зайцев А.Е.

2. Афанасьев Ю.Д.

3. Ризаев Д.Н.

 

1. Белавин С.Н.

2. Зайцев С.С.

3. Грунин О.Н.

 

1. Сибгатуллин А.Р.

2. Беспалов Д.Г.

3. Бабаниязов Р.Н.

 

1. Хабибуллина Л.И.

2. Екамасов А.А.

3. Мухаметшин А.Ш.

 

1. Сапарин М.В.

2. Коптелов С.А.

3. Валеев Ф.А.

 

1. Лазарь С.И.

2. Кузнецов А. Владимирович

3. Сазыкин Алексей В.


19
август, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2015 елның  20 август көнендә, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында, сәгать 14.00, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, өчен җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү узачак. Барлык теләүчеләрне рөхсәтнамәләрне бүләдә катнашырга чакырабыз.

Билгеләнгән таләпләр белән туры килеп, дөрес тутырылмаган гаризалар төшереп калдырылды. Җирәбә салуга кертелмәгән гариза  бирүчеләрнең кертелмәү сәбәпләрен һәм катнашуга кертелгән гариза бирүчеләрне исемлеген  сайтта  Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы бүлегендә “Җирәбә уздыруның вакыты, урыны, гаризалар тапшыру вакыты турында мәгълүмат” өстәмә битендә танышырга була.


18
август, 2015 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе  белән тәңгәл килеп, ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru) порталы аша  Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтү сервисы  эксплуатациягә кертелде.  Аучылык билетын Казанда Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча гына алырга була.


17
август, 2015 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  15.08.2015 елдан № УП-724 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык хуҗалыкларында, ауга чикләүләр кертү бүлегендә,  Ауны алып бару параметрларына үзгәрешләр кертелде.

Өстә күрсәтелгән боерык белән түбәндәге чикләүләр билгеләнде:

1)    ак куянга, суерга, боҗырга,соры көртлеккә 2017 елга кадәр , Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында  һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела;

2)    «Аксубаевское», «Беркут», «Бутино-Шешминское», «Арское», «Урнякское», «Атнинское», «Юкя», «Буинское», «Глухарь», «Фазан», «Елабужское», «Караишевское», «Зеленодольское», «Краснооктябрьское», «Волжско-Камское», «Камское раздолье», «Рысь», «Новомензелинское», «Сухаревское», «Шешминское», «Красновидово», «Тюрнясевское», «Тетюшское», «Урахчинское», «Мизиновское» аучылык хуҗалыкларыннан һәм Әлки, Әлмәт, Чүпрәле, лениногорск, Балык Бистәсе муниципаль районнарының ачык аучылык җир-суларыннан кала, 2015-2016 елларда барлык аучылык җир-суларда соры куянга  һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела.

    

Чикләүләр аучылык байлыкларын саклау һәм аларны рациональ  куллану максаты белән кертелделәр.

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) барлык аучыларга да Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 17.06.2014 елдан № 269 “Дәүләт аучылык хуҗалыгы рестры  формаларын раслау һәм дәүләт аучылык хуҗалыгы реестрын алып бару тәртибе һәм аның катнашмасы, анда булган документлаштырылган мәг ълүматны җыю һәм саклау  тәртибе һәм аны, Россия Федерацисе Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының 06.09.2010 елдан № 345 боерыгы белән расланган, кызыксынган затларга тапшыру Кагыйдәләренә үзгәрешләр кертү турында”гы боерыгы ( алга таба – 265 нче боерык)  көчкә керү  турында хәбәр итә.

Шуның белән бәйле рәвештә, барлык аучыларга да, бу боерык белән танышырга һәм 1 сентябрьгә кадәр 269 нчы боерык белән расланган  формалар буенча, Идарәгә документлаштырылган мәгълүмат җибәрергә.

1.1.         (ЧМ)

1.2.         (ЧП)

1.3.         (ПЛ)

1.4.         (ГР)

3.1.         (ЮЛ.ИП)

4.1.         (ДК)

4.2.         (ДП)

4.3.         (ДПТ)

4.4.         (ДГП)

4.5.         (ДВ)

5.1.         (ВР)

5.2.         (РЧ)

6.1.         (ОУХ)

7.1.         (ОХ)

8.1.         (ИО)

8.3.         (НОР)

8.4.         (НТБ)

 

269 нчы боерык белән  Идарә сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә  “ Хисапнамә бирүнең вакыты һәм рәвеше” өстәмә битендә танышырга була.

269 нчы боерык көчкә керү сәбәпле,  Идарә белән,  01.06.2014елдан №89-од  “ Хисапнамә бирү вакытын һәм рәвешен раслау турында”гы Идарә боерыгы белән расланган, хисапнамә бирү вакытына һәм рәвешенә үзгәртүләр әзерләнә.


14
август, 2015 ел
җомга

2015 елның  10 августыннан 14 августына кадәр Т атарстан   республиканың Арча, Югары Ослан, Түбән Кама һәм Чистай  районнарында, дуңгызларда африка чумасын булдырмау, 2016-2015 елларда ау чорын уздыру сораулары һәм Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең ( алга таба –Идарә)  төп эшчәнлеге   буенча  киңәшмәләр узды.

Бу чарада Идарә башлыклары, бүлек башлыклары, аучылар, ә шулай ук Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре катнаштылар.


13
август, 2015 ел
пәнҗешәмбе

12 августта сәгать 17.00, ачык аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны аулау хокукын алу өчен,  җирәбә салуда катнашуга гаризаларны кабул итү туктатылды.

Хәзерге вакытта бирелгән рөхсәтнамәләр таләпләргә туры килүгә тикшерелә.

Кайбер аучылар бер төр аучылык байлыгына берничә районга гариза биргәнне күздә тотып,комиссия үз карамагына җирәбә салу өчен районны билгеләячәк.

Гариза биргән аучылар исемлеге белән 18.08.2015ел. “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә таныша аласыз.


12
август, 2015 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз.

Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыятнең фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин.

Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International