Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2013.25.12. № 2516-р боерыгы белән расланган дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрне электрон рәвештә күрсәтү җайланмасы үсешенең Концепциясе белән тәңгәл килеп,Идарә Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарга дәүләт хезмәтен күрсәтүне ”Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр” (https://uslugi.tatar.ru)порталы аша электрон рәвешкә күчерергә тели.
Сервисны тәҗрибәле эксплуатациягә кертүнең якынча вакыты- 2014 елның 3 кварталы, сәнәгый эксплуатация режимына – 2014 елның 4 кварталы.
Бүген, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе территориясендә, Татарстан Республикасының Премьер- министры И.Ш. Халиков катнашында, Республика бюджетыннан бүленеп чыгарылган акчага алынган, 14 “УАЗ” машинасы, 14 “Yamaxa “кардан йөрү машинасы һәм 2 катер ачкычларын тантаналы рәвештә Идарәнең районара бүлекләре башлыкларына тапшырдылар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан шәһәре, К. Тинчурин -29 адресы буенча, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган, физик затлар арасында, кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү, очраклы сайлау (җирәбә салу) ярдәмендә булачак.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирү вакыты 12.08.2014 елның сәгать 17.00 кадәр урнаштырылды. Җирәбәдә катнашу өчен бөтен аучылар да, Татарстан Республикасының Экологик кодексының 2009.15.01 № 5-ЗРТ белән урнаштырылган таләпләренә туры китереп, гариза бирә алалар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә белгечләр кирәк. Тулы мәгълүматны белер өчен бирелгән телефоннан мөрәҗәгать итегез 211 73 81.
Байбакны гадәттә оясы янында көтеп аулыйлар. Ләкин байбакны браконьерлык чаралары ярдәмендә ауларга да теләүчеләр бар. Мәсәлән, Бөгелмә аучылык хуҗалыгы территориясендә Карабаш бистәсенең яшәүчесе корыч арканнан элмәкләр ясады һәм аларны байбакларның оялары янына куеп чыкты. Аучылык инспекторларының сизгерлеге генә эшне ахырына кадәр эшләп җиткерергә бирмәде. Ул кеше браконьерлык ау җирендә тоткарланды һәм аңа административ беркетмә төзелде.
Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июленнән № 543 карары белән, 2015 елның 28 февраленә кадәр Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир - суларында һәм дәүләт табигый аучылык тыюлыклары территориясендә, кабан дуңгызын табуга рөхсәт ителгән нормалар расланды. Документның тексты белән Сез “Норматив документлар” бүлегендә таныша аласыз.
2014 елның 20 август көнендә, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында кыргый тояклы хайваннарны табу хокукын алуга җирәбә салу белән бәйле рәвештә,сайтның “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы” бүлегендә кыргый тояклы хайваннарны табу квоталары һәм нормалары, җирәбә салуны үткәрә торган Комиссия составы, җирәбәдә катнашу өчен гариза формасы, ә шулай ук җирәбә салуның һәм гариза бирүнең вакыты турында боерык.
Аучы, һәрбер төр аучылык байлыгына, үзе сайлаган 1муниципаль районга, 1 гариза гына бирә алуы турында исегезгә төшереп китәбез.
Тулы мәгълүмат (исем, фамилия, атасының исеме тулаем язылмаса, федераль аучылык билетның мәгълүматлары тулы булмаса яки федераль аучылык билеты язылмаса, тору урынының тулы адресы, элемтә өчен телефоны булмаса, аучылык байлыгының төре, аучылык җир-суларының районы күрсәтелмәсә) чагылмаган гариза бирү очрагында, алар уйнатуга кертелмиләр. Гариза бланкларын игътибар белән һәм аңлаешлы итеп тутырыгыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2014 елның 20 август көнендә сәгать 14.00, Казан шәһәре, К. Тинчурин -29 адресы буенча, һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларында аулый торган, физик затлар арасында, кыргый тояклы хайваннарны табу хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү, очраклы сайлау (җирәбә салу) ярдәмендә булачак. Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны бирү вакыты 12.08.2014 елның сәгать 17.00 кадәр урнаштырылды. Җирәбәдә катнашу өчен бөтен аучылар да, Татарстан Республикасының Экологик кодексының 2009.15.01 № 5-ЗРТ белән урнаштырылган таләпләренә туры китереп, гариза бирә алалар.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр ярдәмендә каурыйлы киек кошларга ау түбәндә күрсәтелгән вакытта булдырыла.
Сазлык – болын киек кошларына – 25 июльдән алып 31 декабрьгә кадәрге чорда;
Урмандагы, болындагы һәм даладагы киек кошларга- 5 августтан алып 31 декабрьгә кадәр.
Татарстан Республикасының һәркемгә керергә рөхсәт ителгән җир-суларында, аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу өчен, Сез Казан шәһәре, К. Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, эш көннәрендә сәгать 10.00-17.00 ( җомга көнне – 16.00 кадәр), ә шулай ук муниципаль районнарда Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен файдалану һәм саклауны контрольдә тоту буенча район (районара) бүлек башлыкларына мөрәҗәгать итә аласыз.