ЯҢАЛЫКЛАР


21
июль, 2014 ел
дүшәмбе

2014елның  21 июль көнендә Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы вазифасын үтәүче Батков Ф.С.  киңәшмә уздырды.  Анда Идарәнең төп эшчәнлеге буенча сорауларны һәр яктан тикшерделәр һәм үткән атнаның эш нәтиҗәләренә йомгаклау ясадылар, шулай ук киләсе атнага башкару өчен йомышлар бирелде.


18
июль, 2014 ел
җомга

2014.17.07. Татарстан Республикасының Яшел Үзән районында дуңгызларда африка чумасын юк итү буенча тактик-махсус укулар узды. Эләктерү учагын юк итү буенча чаралар үткәргәндә, кыргый кабаннарның санын тәртипкә салу буенча төркемгә урнашкан, аучыларны да чакырдылар.  Төркемнең максаты тоташ тирә-якны тикшерү һәм кабаннарның санын тәртипкә салу буенча чаралар күрү, ә шулай ук  үлгән кыргый кабаннарны табу иде.


17
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 17 июленнән № 450 Татарстан Республикасы Президентының Боерыгы  белән, Татарстан Республикасы территориясендә 2014 елның 1 августыннан 2015 елның 1 августына кадәр аучылык байлыкларын тотуга киләсе лимитлар раслануы турында хәбәр итә.

Поши – 424 баш,

Кыр кәҗәсе – 14 баш,

Селәүсән – 0 баш,

Бурсык - 167 баш.

Боерыкның тулы тексты белән  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе сайтында “ Норматив – хокукый актлар” бүлегендә танышырга була.


16
июль, 2014 ел
чәршәмбе
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, 2014 елның 16 июль көненә Идарә белән 35043 аучылык билеты бирелү турында, хәбәр итә.

15
июль, 2014 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, хәзерге вакытта Идарә белән, урманнарда аулый торган шәхси затларга, тояклы кыргый хайваннарны табуга рөхсәтнамәләр бүлеп бирү өчен әзерлек алып барылуы турында, хәбәр итә.

Рөхсәтнамәләрне бүлү җирәбә салу юлы белән үткәреләчәк. Җирәбә салуның тәртибе Татарстан Республикасының Экологик кодексы белән билгеләнде.

Үткәреләчәк җирәбә халык өчен ачык булсын өчен, Идарә бөтен  аучыларга җирәбә салуның процедурасы буенча булган тәкъдимнәрен һәм искәрмәләрен Rinat.Chispyakov@tatar.ru электрон адреска яки почта аша җибәрергә мөрәҗәгать итә.

Җирәбә салуның үткәрелү вакыты һәм гаризалар бирү вакыты өстәмә хәбәр ителәчәк. Идарә сайтындагы хәбәрләрне игътибар белән карап барыгыз.


14
июль, 2014 ел
дүшәмбе
Хөрмәтле аучылар !!!! Безнең сайтыбызда “ Аучылар өчен сораунамә” бүлеге барлыкка килүе турында исегезгә төшереп китәбез. Сезнең, Татарстан республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез (теләк буенча аноним рәвештә), аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең теләкләрегезне һәм тәкъдимнәрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.

11
июль, 2014 ел
җомга

Балыкчылар  көне июльнең икенче якшәмбесендә 1988 елның 1 ноябреннән СССРның Югары Киңәшмә Президиумы Боерыгы нигезендә билгеләнә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, бу көндә, гомерен романтик һәм катлаулы  һөнәр белән  бәйләгән бөтен кешене, ә шулай ук  балыкчылык – спорт, хобби, рухның аерым хәле, табигать белән бәйләнү чарасы булган бөтен кешене  котлый.


10
июль, 2014 ел
пәнҗешәмбе

2010 елда Татарстан Республикасының Актаныш муниципаль районында,  элек  юридик зат статусы булмыйча, Татарстанның аучылар-балыкчылар җәмгыятенә кергән, Актаныш районының аучылар  һәм балыкчылар җирле иҗтимагый  оешмасы оештырылды. Бу оешма,  Актаныш  аучылык хуҗалыгының  193,5 мең гектар җирендә, Татарстанның аучылар-балыкчылар җәмгыяте ул территориядән  ирекле баш тарту  нәтиҗәсендә, хайваннар дөньясы объектлары белән куллану хокукы алды.

Актаныш аучылык хуҗалыгы  урман фондының җирләрен, ә шулай ук  авыл хуҗалыгы һәм су-баткаклык җир - суларын үз эченә ала.


9
июль, 2014 ел
чәршәмбе

Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирү Тәртибе Россиянең Табигать министрлыгының 2010 елның 23 апреленнән  № 121 “Аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәләр бирү тәртибен һәм  аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамәнең бланк формасын раслау турында” боерыгы белән раслануын, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшереп китә.

Өстә күрсәтелгән Тәртип белән тәңгәл килеп, рөхсәтнамә алу өчен шәхси зат ( аннары – гариза бирүче) гаризаны үзе китереп бирә яки почта аша җибәрә.

Гаризада түбәндәге мәгълүматлар күрсәтелә:

-исем, фамилия,атасының исеме;

-гариза бирүченең затын раслый торган, төп документның мәгълүматы;

-тормышка ашырырга чамалаган ау төре;

-тота торган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат;

-чамалаган ау вакыты;

-ау урыннары;

-аучылык билетының бирү вакыты һәм аның сериясе белән номеры.

Рөхсәтнамәне  бирү, гариза бирүче белән күрсәтелгән аучылык билеты, шәхесен раслый торган төп документ, һәм хайваннар дөньясы объектлары белән куллану өчен түләүне раслый торган документ нигезендә тормышка ашырыла.

Аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын тоту өчен, җәйге-көзге ау чорына рөхсәтнамәләрне бирә башлау турында, өстәмә Идарә сайтында  хәбәр ителәчәк.


8
июль, 2014 ел
сишәмбе

Көч җыйган яшь терлекләрне  кайбер рәт биотехник чаралар  үткәреп, аучылык җир-суларына чыгару, аларның кыргыйлануына китерә һәм ау чорына  кыргый кошларның саны, аучыларның таләпләрен канәгатьләндерерлек  югары була. Аннан башка, ( ирексезлектә үрчетелгән) үрдәкләрне чыгару, антропоген ландшафтта тору шартларына җайлашкан,синантроп популяция кошларны барлыкка китерергә  булыша. 

Үрдәкләрне чыгару, кыргый үрдәкләрне сулыкларга тарта, аларның саны  ау чоры ачылуга  2-3 тапкырга арта. Ирексезлектә үстерелгән үрдәкләрне ату нәтиҗәсендә, кыргый су йөзүче көшларның саны сакланып кала.

Өстә әйтелгәннәрне күз алдында тотып, ААҖ «Вятка Яры»  кыр үрдәген  ирексездә үрчетү һәм аны табигатькә чыгару буенча регион өчен инновацион программаны тормышка ашыра.   Беренче эш елына 500 үрдәк( хәзерге моментка 250 кыр үрдәге  матур Вятка ярларында урнаштылар) чыгарылачак. Билгеләп китәсе килә,  хуҗалык, кыр үрдәгенең саны ким булганга күрә, үрдәк аулаучыларны югалткан иде. Мәсәлән 2013 елның чорында  монда барлыгы 40 баш табылды. Хуҗалыкта  ату өчен бөтен рәт( кыргавыл, кабан дуңгызы, бүдәнә, көртлек) аучылык байлыкларын үрчеткәнгә күрә, монда киләчәк ау чорында килергә булган аучыларга көнләшеп кенә карарга була.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International