Республика территориясендә коры эссе һава торышы дәвам итә. Табигатьнең мондый көйсезлекләре бик еш кына янгыннарга китерә. Кызганыч, аеруча саклана торган табигый территорияләр дә мондый хәвефтән читтә калмый. Шушы көннәрдә «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә янгын чыккан.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча актив эш алып баруны дәвам итә.
Буа районы укучылары җәйге каникулда гаджетлар тотып утырырга күнекмәгән. Алар өлкәннәр белән бергә туган якның флорасын һәм фаунасын өйрәнә.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты жирәбә салуда катнашу өчен тапшырылган гаризалар реестрын урнаштыру турында хәбәр итә (28 июньгә (әлеге датаны да кертеп) булган хәл буенча).
Җәй – һәрберебезнең табигатьтә күп вакыт үткәрә торган ел фасылы. Нәкъ менә шушы чорда ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре аеруча саклана торган табигый территорияләр режимын бозу белән бәйле очракларны кисәтү һәм ачыклау эшен көчәйтәләр. Бу юлы рейд «Идел киңлекләре» заказнигы территориясендә узды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре йөзеп баручы пошига елгадан чыгарга ярдәм итәләр. Бу хакта аларга Югары Ослан районында яшәүче хатын-кыз хәбәр итә. Ул Идел уртасында хәлсезләнгән йөзеп баручы хайванны күрүен сөйли.
Каракүл – Түбән Кама халкының иң яраткан ял итү урыннарының берсе. Анда ял итеп йөрү күпләрнең гадәтенә кергән, ләкин табигатькә һәм тирә-юньдәгеләргә карата игътибарсыз кешеләр әле дә бар. Ә ул һәрвакыт чиста булып калсын өчен, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре браконьерлык ятьмәләрен тартып алу буенча рейд оештырды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: жирәбәдә катнашу өчен гаризалар бирү вакыты 3 июльгә кадәр (әлеге числоны да кертеп) озайтыла.
Татарстан Республикасының Алабуга муниципаль районында җирле предприятиеләрнең берсендә эшләүчеләр тарафыннан киң таралган файдалы казылма – комны законсыз рәвештә лицензиясез чыгару гамәлгә ашырылуы ачыкланды.
Полиэтилен пакетлар, шешәләр, салфеткалар – шундый бай «уңыш»ны Спас районы Трехозерск урта гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны «МолнияПо» сәламәтләндерү лагере балалары җыйды.