ЯҢАЛЫКЛАР


25
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының инспекторлар төркеменә белгечләр таләп ителә. 
Тулырак мәгълүмат артыннан (843) 2117381, 2116694 телефоннары буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

25 һәм 26 мартта Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында поши, кыр кәҗәләре, селәүсеннәр, бурсыклар кебек аучылык ресурсларын, мөмкин булган максималь тоту саны буенча иҗтимагый тыңлаулар уза. 

Арча районының “Арча районы 3нче башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы” МББУда, Халыкара урманнар көненә багышланган чара узды. Чара барышында балалар лекция тыңладылар һәм презентация карадылар. 


24
март, 2021 ел
чәршәмбе

Язгы ауга рөхсәт алу өчен түбәндәге документлар кирәк:
- рөхсәт алу өчен гариза;
- шәхесне раслаучы документ (паспорт оригиналы);
- аучылык билеты (оригинал);
- рөхсәт биргән өчен дәүләт пошлинасын түләү турында квитанция - (650 сум).

 

Урманнарны саклауның мөһимлеге турында 6 нчы номерлы «Жемчужинка» балалар бакчасының мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүчеләргә сөйләделәр. «Чиста болыннар» тыюлыгы белгечләре «Халыкара урман көне»темасына презентация күрсәтү форматында экологик дәрес үткәрделәр. 


23
март, 2021 ел
сишәмбе

«Спас» комплекслы профильле дәүләт табигый тыюлыгы Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 23.03.2001 ел, №157 карары белән Куйбышев сусаклагычының су-сазлык җирләренең уникаль ландшафт комплексларын, дала кара еланының санын, биологик төрлелекне, аның территориясендә яшәүче һәм үсә торган үсемлекләр һәм хайваннар дөньясының сирәк объектларын саклау максаты белән оештырылды.
 

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Халыкара урман көне кысаларында белем бирү  чаралары үткәрделәр. 

Татарстанда аучылык хуҗалыклары Африка дуңгыз чумасы авыруы ачыкланганнан бирле 3,6 мең кыргый кабан аткан, чөнки алар бу вирусның төп таратучылары булып санала.


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

«Чатыр-Тау» тыюлыгы белгече Гөлнара Хәкимова Азнакай шәһәренең 7 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына бәйрәм тарихы турында сөйләде. 

Ел саен 22 март көнендә җир шарында Бөтендөнья Су ресурслары көне яки Бөтендөнья Су көне билгеләп үтелә. Аны үткәрү идеясе беренче тапкыр 1992 елда Рио-де-Жанейрода узган әйләнә-тирәлекне саклау һәм үстерү буенча БМО Конференциясендә (ЮНСЕД) яңгырады.
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International