ЯҢАЛЫКЛАР


22
март, 2021 ел
дүшәмбе

Гади яр чыпчыгы-Европада иң матур кошларның берсе. Ачык төсе һәм кечкенәлеге өчен аны кешеләр Европа колибрилары дип атый. Алар хакыйкатьтән ерак түгел , чөнки бу кошларның икесе дә бик матур һәм һавада бик нәзакәтле. 


19
март, 2021 ел
җомга

Елга балыгын законсыз сату белән көрәшү өчен, бүген Казан шәһәренең урам сәүдәсе урыннары буйлап, Биоресурслар буенча дәүләт комитеты, Россельхознадзор идарәсе, Роспотребнадзор һәм ветеринария хезмәтләре хезмәткәрләре составында рейд үткәрелде.
 

Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре, Россельхознадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белән берлектә, Зәй районының аучылык җир-суларында, һәлак булган һәм авыру кабан дуңгызларын ачыклау максаты белән, бергәләп рейд үткәрделәр. 

Җир көне-кешеләрнең игътибарын, үзләренең уртак йорты буларак, Җир планетасына җәлеп итү вакыты. Җир көне беренче тапкыр 1971 елда БМО карары буенча расланды. 20 март көне, очраклы гына сайланмаган — бу вакытка көн белән төннең тигезлеге, табигатьнең яңа ритмга күчүе, чәчәк ату һәм яңару көненә туры килә.
 


18
март, 2021 ел
пәнҗешәмбе

А. И.Щеповский исемендәге «Дала»  тыюлыгы  белгечләре Алинә Шәйдуллина һәм Рәфыйк Насретдинов Лениногорск районының Шөгер авылы мәдәният йортында кунак булып кайттылар. Тыюлык белгечләре балаларны «Елгаларны, суны һәм тереклекне яклау гамәлләре көне» бәйрәме белән таныштырдылар.
 


17
март, 2021 ел
чәршәмбе

Хайваннар дөньясы объектларын табуга рөхсәт бирүгә дәүләт пошлинасын түләү өчен реквизитлар үзгәрде.
ТР Финанс министрлыгы (Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты)
ИНН 1660111252
КПП 165501001
 

«Чиста болыннар» һәм «Чатыр-Тау» дәүләт  табигать тыюлыклары хезмәткәрләре Халыкара Елгалар, Су һәм Тормышны яклауда буаларга каршы көрәш көне  темасына лекция форматында экологик белем бирү  чаралары үткәрде.
 


16
март, 2021 ел
сишәмбе

Язгы ау чорында аучылык байлыкларын табуга рөхсәт  алу өчен гаризаларны кабул итү 2021 елның 23 мартыннан башланачак.
Рөхсәт алу өчен, аучылык районына карамастан, Татарстан Республикасы территориясендәге теләсә кайсы КФҮ филиалына, (КФҮгә керү медицина битлекләрендә ) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

Әлки районында рейд уздырган вакытта браконьерлык факты ачыкланды. 


15
март, 2021 ел
дүшәмбе

Арчаның 5нче гимназиясенең «Олы Бирәзә башлангыч мәктәбендә» «Елгаларны, су һәм тормышны саклау көне»нә багышланган дәрес узды. Тыюлык белгечләре Абдрахманова Гөлнара һәм Әхмәтҗанов Рәшит укучыларга туган якның су объектлары, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл Китабына кертелгән төрләр турында сөйләде. 
 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International