2019 елның 20 ноябреннән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты буш вазыйфаны биләүгә, ә атап әйткәндә хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе хайваннар дөньясын мониторинглау бүлегенең әйдәп баручы консультанты (алып баручы төркем, «белгечләр» категориясе) вазыйфасына конкурс игълан итә.
Соңгы берничә көндә республика районнарында «Парклар маршы-2019» республика акциясе кысаларында узган плакатлар конкурсы призерларын бүләкләү булды.
Дәүләт тыюлыклары белгечләре җиңүчеләргә грамоталар, китаплар, канцелярия яки яшь химиклар һәм физиклар наборлары тапшырды.
Балаларга бу ел саен үткәрелә торган акциягә багышланган конкурс һәм чаралар ошады, һәм алар киләсе елда да катнашырлар дип ышанып калабыз.
Азнакай һәм Буа шәһәрләрендә һава торышы чагыштырмача җылы булуга карамастан, тыюлык белгечләре безнең якларда кышлаучы кошларны кайтыргу турында белем бирү чаралары үткәрделәр. Алар шулай ук «Песнәк көне» Бөтенроссия бәйрәменә дә багышланган иде.
Аулау тыела. Сүз су, сазлык-болын, кыр һәм дала киек кошлары турында бара. Бүген-15 ноябрьдә җәйге-көзге сезон тәмамлана. Рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы сроктан соң 20 көн эчендә, аучылар отчет бирергә тиеш - табылган хайваннар турында рөхсәтнамәдә бирелгән таблицаны тутырырга һәм Ау кагыйдәләренең 3.8 пункты нигезендә (Россия Табигать министрлыгының 2010 елның 16 ноябрендәге 51 номерлы боерыгына кушымта) аны алу урыны буенча тапшырырга тиеш.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре региональ әһәмияттәге "Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны" дәүләт табигый зоология тыюлыгы участогында, законсыз тоту коралларын куллану фактларын ачыклау буенча үткәрелгән рейд барышында, гомуми озынлыгы 500 метр һәм 10 якоре булган ятьмә тартып алдылар. Бу чара Алабугада «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге»ДБУ белгечләре белән берлектә үткәрелде.
Татарстанның Балык сәнәгатьчеләре ассоциациясе Россия халыклары кухняларына багышланган фестивальдә катнашты һәм үзенең продукциясен уңышлы гына күрсәтеп кайтты. Чара Түбән Новгородта Россия Федерациясе Президенты администрациясе инициативасы белән узды.
"Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге" дәүләт бюджет учреждениесенең "Зөя аучылык хуҗалыгы"на (Яшел Үзән районы, Норлат Бистәсе) (алтай мараллары, фазаннар һәм куяннар белән эшләү өчен) ветеринария табибы таләп ителә.
Тулырак мәгълүматны белү өчен 8(843) 211 69 07 телефоны буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Бүген Дәүләт комитетында Зәй районындагы аучылык җир-суларына аучылык хуҗалыгы килешүе төзү хокукына аукцион узды.
Гариза биргән 2 катнашучы арасында җиңүче дип «Елховлес»ҖЧҖ танылды. Бер ай эчендә аның белән Зәй районындагы һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык җир-суларына 49 елга аучылык хуҗалыгы килешүе төзеләчәк.
Арчаның 1нче номерлы балалар бакчасында, үсеп килүче буынга экологик тәрбия бирүдә актив эш алып баручы тәрбиячеләр өчен, «Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән экологик тәрбия бирү бурычларын хәл итүдә иҗади якын килү»дигән темага семинар үткәрелде. Семинар эшендә «Ашыт» ДТКТ белгечләре Абдрахманова Гөлнара Ильяс кызы һәм Әхмәтҗанов Рәшит Зиннур улы катнашты, шулай ук Татарстан Республикасының Балтач районы һәм Киров өлкәсенең Малмыж районы тәрбиячеләре дә чакырылган иде.
Татарстан мәктәпләрендә көзге каникуллар 30 октябрьдән 7 ноябрьгә кадәр дәвам итте. Алар кызыклы һәм файдалы үтсен өчен, «Чиста болыннар» тыюлыгы хезмәткәрләре экологик грамоталылык сәгате оештырдылар. Чара өчен кызыклы формат сайланган иде, анда белем уеннар һәм мультфильмнар аша бирелде һәм беркетелде. Иң актив катнашучыларны призлар белән бүләкләделәр. Балалар Татарстанның Кызыл китабы белән таныштылар, бигрәк тә Чистай районы территориясендә яшәүче төрләр белән, табигатьтә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар.