Салкыннар башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре аучылык биләмәләренең һәм тыюлыкларның азык базасын яхшырту буенча чаралар уздыралар
Казан-Ульяновск трассасында ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсенең патруль хезмәте экипажы Hyundai Solaris автомобилен туктатты. Авто хуҗасының законсыз гамәлләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы биоресурслар буенча дәүләт комитетының Югары Ослан районындагы районара бүлеге хезмәткәрләреннән керде. Автомобильне тикшерү барышында багажникта ит тутырылган капчыклар табылды.
Узган атнада республиканың берьюлы өч районында законсыз тоту коралы тартып алынды. “Аерылганнары” Спас, Алабуга һәм Алексеевск муниципаль районнары балыкчылары. Алар ятьмәләр һәм кысла тоткычлар урнаштырды. Бу бик зур зыян китерергә мөмкин, дип хәбәр итә белгечләр. Урыны белән боз әле юка, беренче бозда балык ач була. Моннан тыш, республика сулыкларындагы боз калынлыгы бөтен җирдә дә куркынычсыз күрсәткечләргә ирешмәде.
Азнакай шәһәренең 15 нче «Алтын балык» балалар бакчасында үсеп килүче буынның экологик культурасын үстерүгә багышланган дәрес узды. Балаларга туган як экосистемасы өчен урманнарның әһәмияте, хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, Татарстанда биоресурсларны саклау һәм арттыру өчен үткәрелә торган чаралар турында сөйләделәр. Дәресне «Чатыр-Тау» ДТКТ хезмәткәрләре үткәрде, аларның сүзләренчә, мондый дәресләр кызыксынучанлыкны, табигать белән кызыксынуны арттыра һәм һөнәрне сайларга ярдәм итә. Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр урман хайваннары һәм кышлаучы кошлар турында, «Чатыр-Тау»тыюлыгы территориясендә нинди сирәк үсемлекләр һәм хайваннар очравы турында белделәр. Белем бирү чарасы кысаларында балалар арасында «Туган як табигате»дигән иҗади рәсем конкурсы үткәрелде. Конкурста 5-6 яшьлек 40 бала катнашты. Иң яхшы эшләр өчен, Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары тапшырылды.
Исегезгә төшерәбез: 2019 елның 1 нче декабренә кадәр барлык россиялеләргә дә узган ел өчен салым түләргә кирәк. Беренче чиратта сүз фатирларга һәм башка күчемсез милеккә, шулай ук автомобильләргә һәм башка транспорт чараларына түләнә торган салым турында бара.
Мамадыш районы яшәүчесенә законсыз балык тоту кыйммәткә төште. Ир-ат Татарстан Республикасының аеруча саклана торган табигый территорияләре дәүләт реестрына кертелгән, «Чиста болыннар» комплекслы профильле региональ әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык акваториясе чикләренә керә торган территориядә законсыз рәвештә биологик су ресурсларын тоткан. Ике ятьмә – тыелган массакүләм тоту коралы – урнаштырган, шуның белән «Балыкчылык һәм су биологик ресурсларын саклау турында» гы федераль законны, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнының балык тоту кагыйдәләрен бозды. Ятьмәгә корбан балыклары, шыртлакалар, аккүзләр, кызыл канатлар һәм башка балыклар эләккән иде. Мамадыш яшәүчесе 110 мең сумнан арткан зур зыян китергән.
Җинаять эше барышында ул зыянны тулысынча каплаган һәм штраф түләгән. Аның ярдәмендә законсыз балык тоту оештырылган моторлы көймә тартып алынган.
2019 елның 27 ноябреннән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының кадрлар резервына түбәндәге вазыйфалар буенча конкурс игълан итә:
- хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы идарәсе башлыгы (төп төркем, “җитәкчеләр” категориясе);
- административ һәм суд практикасы бүлеге башлыгы (баш төркем, “җитәкчеләр” категориясе).
Чистай шәһәр суды Прость елгасында балык тотуны законсыз дип таныды. Суд карары белән хокук бозучылар су ресурсларына китерелгән зыянны капладылар, штраф түләделәр һәм көймәсез калдылар, ул дәүләт файдасына тартып алынды. Закон бозу язын ук ачыкланган иде. 27 майда Чистайның ике кешесе, законсыз балык тоту максаты белән, Прость елгасында-уылдык чәчү урынында ятьмәләр куйды. Аеруча саклана торган табигый тыюлык территориясендә закон бозуларны оператив рәвештә ачыклау нәтиҗәсендә, аңа зур зыян китерелмәде. Суммасы 8 мең сумнан аз гына артып китте.
Биологик су ресурсларын законсыз табу өчен РФ ҖК 256 маддәсе буенча җинаять җәзасы каралган.
Татарстанның өч кешесенә браконьерлык өчен җинаять җаваплылыгы яный. Җаваплылыктан качарга өметләнеп, гражданнар төнлә аулаган. Алар 2 куян тоткан.
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитетына, күчмә кошларның җирле сулыкта кышларга калулары турында борчылып, республика халкы мөрәҗәгать итә. Гражданнар су йөзүче кошларның киләчәк язмышы өчен борчылалар.