ЯҢАЛЫКЛАР


7
ноябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Бүген, 10:00 сәгатьтә  Зәй районында 30881 га мәйданлы аучылык җир-суларында аучылык хуҗалыгы килешүе төзү өчен аукционда катнашуга гаризалар кабул итү тәмамланды.

Аукцион 12 ноябрьдә 10: 00 сәгатьтә ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында узачак, җиңүче белән 49 елга килешү төзеләчәк.

 


5
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (2019 елның 5 ноябреннән) Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс игълан итә, атап әйткәндә:

биотөрлелек бүлегенең 1 разрядлы өлкән белгече (өлкән төркем, «тәэмин итүче белгечләр»категориясе).

 


1
ноябрь, 2019 ел
җомга

Исегезгә төшерәбез: 2019 елның 1 нче декабренә кадәр барлык россиялеләргә дә узган ел өчен салым түләргә кирәк. Беренче чиратта сүз фатирларга һәм башка күчемсез милеккә, шулай ук автомобильләргә һәм башка транспорт чараларына түләнә торган салым турында бара.

Салымнарны берничә ысул белән түләргә мөмкин:

салым хәбәрнамәсендә күрсәтелгән реквизитларны – QR-код, штрих-код һәм УИН кулланып, банк яки почта бүлекчәләренә мөрәҗәгать итәргә;

хәбәрнамәдәге QR-код ярдәмендә, банкларның мобиль кушымталары аша;

шулай ук «Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты» электрон сервисыннан, «Физик затлар салымнары» мобиль кушымтасыннан һәм дәүләт хезмәтләренең бердәм порталыннан файдаланырга;

Россия Федераль салым хезмәте сайтының «Физик затларның салымнарын, иминият взносларын түләү»бүлегендә УИН һәм карта реквизитларын кертеп.


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Зәйдә, Гулькин авылы янында Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары чираттагы рейд барышында кабаннарның түшкәсен тунау артында ике гражданны тоттылар. Сораштыру барышында ачыкланганча, ау яратучылар – Зәй һәм Түбән Кама яшәүчеләре, кабан дуңгызларын табуга рөхсәт алмаган.  Законсыз ау өчен, 258 маддәнең 2нче бүлеге буенча (алдан килешеп куйган, бер төркем зат) җинаять эше кузгатылды. Хокук бозучыларга 500 мең сумнан алып 1 миллион сумга кадәр штраф яки хөкем ителүченең 3-5 ел эчендә хезмәт хакы яки башка кереме күләмендә штраф яки билгеле вазифаларны биләү яки өч елга кадәр билгеле эшчәнлек белән шөгыльләнү хокукыннан мәхрүм итеп яки аннан башка 3-5 елга иректән мәхрүм итү җәзасы карала.

 

Республиканың Теләче районы урман массивларында 8 меңнән артык брикет-вакцина таратылды. Профилактика чаралары Татарстан ветеринария идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре тарафыннан үткәрелә.


30
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Товар поезды пошины бәрдереп үтергән. Бу гадәттән тыш хәл Түбән Кама районында Никашновка-Биклән арасында булган. Шул ук көнне Лениногорскида да шундый ук хәл булган. «Рысь» ҖЧҖ аучылык хуҗалыгы территориясендә, Иске Иштирәк – Яңа Иштирәк авылы автоюлыннан 600 метр ераклыкта, җиңел автомобиль кабанны бәрдергән. Кабан алынган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Машина вакыйга урынын ташлап киткән. Материаллар хокук саклау органнарына тапшырылды, хайваннар дөньясына зыян китерелде.  

 

Биотөрлелек бүлеге башлыгы вазыйфасына 3 кандидат гариза бирде. Кадрлар резервына кертүгә конкурс бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында узды. Нәтиҗәләр 7 эш көне эчендә игълан ителәчәк.

 


29
октябрь, 2019 ел
сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының машиналар паркына 4 яңа машина өстәлде.  Йөк сала торган урыны булган юлсыз җирдән йөрүче УАЗ рейдлар үткәрү һәм җимлекләргә ашлама китерү өчен тыюлыкларда файдаланылачак. Автомобильләр «Татнефть» ГАҖ тарафыннан Дәүләт комитеты каршындагы «Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә инновацион технологияләр кертү үзәге» ДБУ өчен бирелде. 

Законга каршы тоту. Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Кызыл китапка кертелгән балыкны сатуда таптылар. Чөгә балыгын Мамадыш районында, Казан-Яр Чаллы трассасы буенда саттылар.  Бу балык Татарстанның Кызыл китабына кертелгән һәм аз санлы булу сәбәпле, сирәк төр статусында тора.

 

 


28
октябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Яз көне ау вакыты үзгәрергә мөмкин. Моның кирәклеге күп аучылар мөрәҗәгатьләре буенча барлыкка килде. Ике меңгә якын  кеше катнашкан сораштыру уздырылды.

 Сораштырылучыларның  күпчелеге фикеренчә- 60,4 %, язгы ау 15 апрельдән 20 апрельгә кадәр башланырга тиеш.  Анкетада катнашучыларның 32,2% ы язгы сезон апрельнең өченче шимбәсендә башланырга тиеш дип саный.

 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International