«Зея буйлары» дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән, Татарстан Республикасы Буа муниципаль районындагы «Сосновый бор» мәктәп пионер лагерендә экологик дәрес үткәрелде.
Дәрестә безнең районның биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре күтәрелде. Барлыгы дәрестә якынча 90 кеше катнашты. Тыюлык хезмәткәрләре белән, балалар арасында, табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклау темасына, экологик викторина уздырылды. Викторина нәтиҗәләре буенча, иң актив катнашучылар ТР Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары белән бүләкләнделәр.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: 18 август көнне, 2018 елның язгы-көзге ау чорына, ачык аучылык биләмәләрендә каурыйлы киекләрне тоту өчен, рөхсәтнамә алуга гаризаларны кабул итү башланды. Гаризаларны кабул итү, Татарстан Республикасының дәүләт хезмәтләр порталы https://uslugi.tatarstan.ru/ “Ау” бүлеге аша, ә шулай ук рөхсәтнамәләрне бирү пунктларында алып барыла.
Шулай ук Норлат районында аучылык ресурсларын табуга рөхсәтнамә бирүнең яңа пункты ачылды. Адресы: Норлат шәһәре, Карл Маркс урамы, 22 йорт, 3 нче этаж.
Рөхсәтнамәләрне алу өчен гаризалар буенча гражданнарны кабул итү графигы
|
Дүшәмбе |
15.00 -17.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 - 19.00 – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
|
Җомга |
15.00 -17.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 17.00 - 19.00 – гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
|
Шимбә |
9.00 - 11.00 – ТР дәүләт хезмәтләре порталы аша бирелгән гаризалар буенча гражданнарны кабул итү; 11.00 - 13.00 -гаризаларны бирү ысулына карамыйча гражданнарны кабул итү (чират буенча). |
2018 елда Татарстан Республикасының ачык аучылык биләмәләренә аучылык ресурсларын тотуга рөхсәтнамәләр бирү пунктлары
|
№, п\п |
Муниципаль район |
Җаваплы затның ФИО |
Телефон |
Бүлек адресы |
|
1 |
Әгерҗе |
Хузяхметов Эдуард Миннахметович |
89063334062 |
г.Агрыз, ул.Гагарина, д.70 |
|
2 |
Азнакай |
Хамидуллин Ирек Айратович |
89673688784 |
г.Азнакаево, ул.Хасаншина, д.18 |
|
3 |
Аксубай |
Крайнов Николай Фёдорович |
89393987595 |
пгт. Аксубаево, ул.Ленина, д.8, каб.2 |
|
4 |
Алексеевск |
Самсонов Сергей Николаевич |
89372877304 |
пгт.Алексеевское, ул.Куйбышева, д.85 |
|
5 |
Әлки |
Ерусланов Андрей Николаевич |
89274180019 |
с. Базарные Матаки, ул.Крайнова, д.56 |
|
6 |
Әлмәт |
Муртазин Айдар Гумарович |
89393987939 |
г.Альметьевск, ул. Аминова, д.9а |
|
7 |
Арча |
Галимзянов Ильхам Махмутович |
89172749888 |
г.Арск, ул.Интернациональная, д.41 |
|
8 |
Баулы |
Миназов Азат Раушатович |
89375921631 |
г.Бавлы, ул.Лесхозная, д.1, каб.3 |
|
9 |
Бөгелмә |
Гиниатуллин Шамиль Камильевич |
89272419253 |
г.Бугульма, ул.Гафиатуллина д.30 каб.56 |
|
10 |
Чүпрәле |
Филин Михаил Александрович |
89673662743 |
г.Буинск, ул.Р.Люксембург, д.159 |
|
11 |
Биектау |
Игнатьев Дмитрий Анатольевич |
89178876617 |
ст.Высокая Гора, ул.Советская, д.9 |
|
12 |
Алабуга |
Родионов Андрей Валерьевич |
89178692865 |
г.Елабуга, ул.Чапаева, д.68 |
|
13 |
Зәй |
Минебаев Фоат Минегалеевич |
89673662746 |
г.Заинск, ул. Никифорова, д.66, каб.106. |
|
14 |
Яшел Үзән |
Хрычёв Виктор Сергеевич |
89172594850 |
г.Зеленодольск, ул.Гоголя, д.40а |
|
15 |
Кайбыч |
Алеев Самат Нуруллович |
89673662737 |
с.Большие Кайбицы, ул.М.Закирова, д.1 |
|
16 |
Лаеш |
Воробьев Николай Николаевич |
89033134830 |
г. Лаишево ул. М. Ульяновой д.54, подьезд 2, каб.1 |
|
17 |
Лениногорск |
Жиганов Евгений Павлович |
89600504518 |
г.Лениногорск, ул.Куйбышева, д.21, 2 этаж |
|
18 |
Мамадыш |
Шакиров Ринат Мустафович |
89173940230 |
г.Мамадыш, ул.Ленина, д.1/22 |
|
19 |
Мөслим |
Муринов Владимир Дмитриевич |
89274519754 |
г.Муслюмово, ул.Ф.Рашитова, д. 40 |
|
20 |
Түбән Кама |
Иванов Эдуард Павлович |
89173951328 |
г.Нижнекамск, п.Красный Ключ, ул.Набережная, д.1, этаж 1 |
|
21 |
Яңа Шешмә |
Харьков Дмитрий Александрович |
89503134632 |
с.Новошешминск, ул.Советская, д.80 |
|
22 |
Нурлат |
Мустафин Ренат Салихович |
89297213822 |
г.Нурлат, ул. К.Маркса, д.22, 3 этаж |
|
23 |
Балык Бистәме |
Макаров Владимир Иванович |
89393987678 |
пгт.Рыбная Слобода, ул.Сосновая, д.11 |
|
24 |
Сарман |
Зайнуллин Нияз Бирнатович |
89172666282 |
с.Сарманово, ул.Куйбышева, д.86 |
|
25 |
Спасс |
Коптелов Алексей Александрович |
89673662748 |
г.Булгар, ул.Хирурга Широнова, д.21, каб.5 |
|
26 |
Тәтеш |
Кириллов Сергей Анатольевич |
89274399488 |
г.Тетюши, ул.Свердлова, д.61 |
|
27 |
Тукай |
Яцук Павел Борисович |
89600713399 |
г.Набережные Челны, пр.Мусы Джалиля, д.46, каб.118 |
|
28 |
Черемшән |
Максумов Фарит Фатыхович |
89274222044 |
с.Черемшан, ул.22 Партсъезда, д.54, каб.2 |
|
29 |
Чистай |
Жарёхин Вячеслав Владимирович |
89600504580 |
г.Чистополь, ул.К.Маркса, д.46, каб.24 |
«Кичке таң» дәүләт табигать тыюлыгы Администрациясе инициативасы буенча, «Чиста яр буе» акциясе кысаларында, Иж елгасы ярын -ТР Әгерҗе районының табигать һәйкәлләренең берсе - массакүләм җыештыру оештырылды. Акциядә Кичкетаң авыл җирлегенең бюджет өлкәсендә эшләүчеләр һәм тыюлык белгечләре катнаштылар. Иж елгасы – җәй көне иң массакүләм ял урыны.
Өмәдә катнашучылар чүп-чарны капчыкларга төяп, машиналарда алып киттеләр. Нәтиҗәдә хезмәт десанты көче белән якынча 6 километр яр буе линиясе тәртипкә китерелде. Мондый өмәләр әле дәвам итәчәк.
Табигый тыюлык хезмәткәре Әлфия Нуриманова җирле радио буенча сулыклар, елгалар, күлләр пычрануга каршы чаралар турында аңлату әңгәмәсе үткәрде һәм барлык битараф булмаган район халкын яр буе зоналарын чистартуда актив катнашырга чакырды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Табигать министрлыгы фәнни максат белән, 2018 елның җәйге-көзге ау чорында табылган су йөзүче һәм сазлык-болын (каз, үрдәк, кашкабаш, камыш үрдәге, пастушоклар, погонышлар, куликлар) киекләренә фотоматериаллар җыя.
Шуның белән бәйле рәвештә, барлык теләүчеләр табылган су йөзүче һәм сазлык-болын киекләренең фотоларын Комитетның электрон адресына Roza.Minnеgulova@tatar.ru 30.11.2018 елга кадәр җибәрә ала.
Фотографиягә төшерү буенча киңәшләр:
Дәүләт комитеты тарафыннан дәүләт табигый тыюлыклар территориясендә аншлаглар кую буенча эш дәвам итә.
17 августта Лаеш районында ике участокта - « Мишә уылдык чәчү урыны » һәм «Атабай борылышы уылдык чәчү урыны » мәгълүмати аншлаглар урнаштырылды.
Исегезгә төшерәбез, әлеге участокларда файдалы казылмалар чыгару һәм тикшерү буенча һәртөрле эшчәнлек тыела, шулай ук сәнәгый балыкчылык тыела.
Узган ялларда, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, Спасс районы буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгының кече үлчәмле суднолар буенча Дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре белән берлектә, республиканың Спасс районы территориясендә Идел елгасында рейд үткәрелде.
Рейд барышында, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, административ хокук бозу турында 5 беркетмә төзелде һәм 7 ташландык тоту коралы тартып алынды.
Балтач районында, үсеп килүче буын өчен, экология дәресләре дәвам итә .Бу көннәрдә “Балтач” комплекслы әһәмияттәге дәүләт табигый тыюлык белгечләре белән,”Романтик” балалар саулык лагерендә һәм Янгыл балалар бакчасында дәресләр уздырылды.Чараларда 66 бала катнашты. Дәресләрдә тәрбияләнүчеләр Татарстан Республикасының Кызыл китабы белән таныштылар, табигатьтә үз үзеңне тоту нигезләренә өйрәнделәр, “Балтач” дәүләт табигый тыюлыгы турында күбрәк белделәр.
Бүген, 16 августта, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, ачык аучылык җир-суларында аулый торган физик затлар арасында, кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне, җирәбә салу ысулы белән, бүлделәр.
Җирәбә салуда 4067 гариза катнашты.
Нәтиҗәләр белән астарак таныша аласыз:
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 26.07.2018 елдан ПУ-541 номерлы боерыгы белән, аерым саклана торган федераль әһәмияттәге табигый территорияләрдән кала (Татарстан Республикасы Президентының 12.04. 2013 елдан УП-303 номерлы боерыгы), Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык биләмәләрендә аулау параметрларына үзгәрешләр кертелде.
2018 елның каурыйлы киекләргә җәйге-көзге ау чоры, сентябрьнең беренче шимбәсеннән сәгать 17.00 башланачак (01.09.2018 ел). Җәйге-көзге ау чоры башыннан алып, беренче һәм икенче сишәмбе, чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе тынгылык көннәре булып билгеләнде.
Боерыкның тексты белән Комитетның рәсми сайтында «Норматив-хокукый актлар» бүлегендәге «Документлар» бүлекчәсендә танышырга мөмкин.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән,Яшел Үзән районында Мизиново авылы янындагы Зөя елгасы култыгында «Зөя» дәүләт табигый тыюлыгы территориясендә уздырылган рейд чаралары барышында, резин көймәдән файдаланып, су биологик ресурсларын тыелган тоту коралы белән тоткан Марий Эл Республикасы кешесе тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эше кузгату турында мәсьәлә хәл ителә.