Ел саен агымсыз сулыкларда боз каткан вакытта балыкларның кышлавы өчен кислород җитмәү күзәтелә. Шуңа күрә ныклы боз катканнан соң, шәһәр җирлеге көче белән, Кама Тамагы татар мәктәбенең 7 укытучысы һәм 28 укучысы, бозда 40тан артык тишек борауладылар, ә һаваүткәргеч итеп камыш кулландылар.
Акциядә муниципаль район башлыгы Павел Лоханов, Кама Тамагы бистәсе башлыгы урынбасары Владимир Сороковнин, мәктәп директоры Радик Зиннәтуллин катнашты.
Буа муниципаль районының "Яшьлек" спорт комплексында "Зөя буйлары" тыюлыгы призына мини-футбол буенча спорт бәйрәме узды.
Мондый гадәттән тыш экологик юнәлешле спорт чарасында 5 команда катнашты. “Зөя буйлары” тыюлыгы командасы тыюлык башлыгы Гыйбадуллин Илнур җитәкчелегендә мактаулы 3 урын алды.
Җиңүче командаларга кубок, грамоталар һәм медальләр тапшырылды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы Ипкеев Сергей Семеновичның гаиләсе, туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.
Дәүләт комитеты хезмәткәрләре “Россия Федерациясе регионнарында биологик төрлелекне саклауның актуаль проблемалары. Дәүләт экология экспертизасы объекты буларак Кызыл китап” дип аталган конференция кысаларында, Пермь дәүләт милли тикшеренү университетында булдылар. Анда Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Шәрәфетдинов Рамил Гомәр улы, Татарстан Республикасында биологик төрлелекне саклау проблемалары турында доклад белән чыгыш ясады.
Конференциядә шулай ук Пермь ягы Кызыл китабының икенче басмасын тәкъдир итү булды, анда төрле төбәк белгечләре бу документны алып бару буенча тәҗрибә уртаклаша алдылар.
Белешмә өчен: субъектларның Кызыл китаплары һәр 10 ел саен яңадан басыла, Татарстан Республикасы Кызыл китабының соңгы басмасы 2016 елда чыкты.
2018 елның 22 декабрендә 71 яшендә, озак авырудан соң, «Кичке Таң» дәүләт табигать тыюлыгының табигатьне саклау буенча дәүләт инспекторы, талантлы педагог, беркайчан да яраткан эшенә, хезмәттәшләренә, дусларына көчен, вакытын кызганмаган сөйкемле, якты, кеше Дәүләтшин Нургали Мингали улы вафат булды.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты коллективы хәләл җефете Фидания Харасовна, Мингали улы Нургалиның туганнары һәм якыннары белән тирән кайгыларын уртаклаша.
Мингали улы Нургали турындагы якты хәтер безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр.
Хөрмәтле аучылар, сәнәгый аучылык инспекторы кандидатларының белемнәрен тикшерү, 2018 елның 27 декабрендә 10:00 сәгатьтә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча үтәчәк.
Кандидатлар исемлеге белән түбәндә таныша аласыз яисә түбәндәге сылтама буенча документка күчә аласыз.
«Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгы хезмәткәрләре Әхмәтҗанов Р. З. һәм Абдрахманова Г. И. Арча районының «Бәрәзә башлангыч белем бирү мәктәбе»ндә дәрес үткәрделәр. Аның барышында аеруча саклаулы табигый территорияләр – «Ашыт» тыюлыгы һәм Арча районының табигый һәйкәлләре, туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы турында сөйләделәр, Кызыл китапның яшәүчеләре белән таныштырдылар. Балалар белгечләрнең чыгышларын кызыксынып тыңладылар, белемнәрен баеттылар, сорауларга җавап бирделәр.
Шулай ук укучылар өчен ташландык материаллардан җимлекләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Ахырдан балаларга Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре ТР Яшел Үзән районының Зөя елгасында «косыночникларга» каршы көрәш буенча рейдлар үткәрделәр. Рейдлар барышында су биоресурсларын законсыз тоткан өчен, 2 административ беркетмә төзелде,35 экран (1,5х1, 5 м ятьмә) һәм 13 браконьер челтәре тартып алынды.
Браконьерлыкка каршы көрәш дәвам итә.
Бүген Татарстан Республикасының Дәүләт комитетында яңа хезмәт автомобильләреннән ачкычлар тапшыру тантанасы узды.
Чара ведомство территориясендә узды. Автомобильләр дәүләт табигый тыюлыкларының дирекцияләренә тапшырылды. Хезмәткәрләргә ачкычларны Дәүләт комитеты рәисе тапшырды , ул аларның эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм киләчәктә уңышлар теләде.
Барлыгы 11 Chevrolet Niva автомобиле ачкычы тапшырылды.
17 декабрь көнне Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында, 2019 елда сәнәгый балык тоту өчен су биоресурсларын табу (тоту) квоталарын бүлү буенча, Татарстан Республикасы Балык хуҗалыгы советының чираттагы еллык утырышы узды.
Бу ел белән чагыштырганда, 2019 елга Куйбышев сусаклагычында квота 1,6% һәм Түбән Кама сусаклагычында 1,2% артты.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында сәнәгый балык тоту 13 балык тоту участогында, 8 балык тоту оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.