2010 елдан РФ Федераль Җыелышының Совет Федерациясенең милләтнең табигый мирасын саклау Советы Бөтенроссия программасы «Агачлар – табигать һәйкәлләре» тип аталган уникаль проектын үткәрә. Россиянең бөтен төбәкләрендә аерым кыйммәтле саналган уникаль күпеллык агачларны эзләп табу һәм саклау оештырылган.
Бүгенге көндә безнең республикабызда «Агач – табигать һәйкәле» бөтенроссия әһәмияте статусына бер генә агач – ТР Тәтеш төбәгендә үсүче тау-алтай (себер) чыршысы ия. Шундый статус аңа 2011 елда Бөтенроссия программасы Сертификат комиссиясенең карары белән бирелде.
Бу 130 елдан картрак һәм биеклеге 30 м артык тау-алтай (себер) чыршысы Picea obovata Ledeb. «Озын Үзән» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә, Молоствовлар байлар утарында үсә. 2012 елда агач НПСА «Сәләмәт урман» Агач тикшерү үзәгенең белгечләре (Мәскәү ш.) тарафыннан тикшерелгән.
2017-2018 елларда Программа кысаларында «Агачлар – табигать һәйкәлләре» Бөтенроссия фотоярышы уздырыла (http://rosdrevo.ru). «Озын Үзән» дәүләт табигать тыюлыгының белгечләре Татарстан Республикасының вәкилләре буларак бу ярышта катнашканнар.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 21.07.2018 елдан УП-520 номерлы боерыгы белән, 2018 елның 1 августыннан 2019 елның 1 августына кадәрге чорда, Татарстан Республикасы территориясендә аучылык ресурсларын тоту лимитлары расланды.
Бу Боерык белән Сез Комитетның рәсми сайтында “Эшчәнлек” бүлегендә “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” кече бүлегендә “Тоту лимитлары” өстәмә битендә таныша аласыз, яки ССЫЛКА буенча күчә аласыз.
Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты төгәлләнде яңадан рәсмиләштерү процедурасы «Су биологик ресурсларын чыгару (балык тоту) квотасының өлешен беркетү турында гариза бирүчеләрнең исемлеген раслау турында» килешүләр үтте.
Барлыгы 9 килешүләр, 8 кулланучылар һәм 13 балык тоту урыннарының участоклары Куйбышев һәм түбән Кама сусаклагычларында урнашкан.
Әлеге язылган килешүләрнең срогы 2033 елга кадәр.
Тулырак мәгълүмат кулланучылар турында түбәндәге ССЫЛКА буенча танышырга була.
“2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат”
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты (алга таба – Комитет) хәбәр итә: 2018 елның 16 августында көндезге сәгать икедә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча, һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аулаучы физик затлар арасында, тартып чыгару ысулы аша (җирәбә салу),кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбә салуда катнашу өчен гариза бирү вакыты, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының 24.07.2018 елдан 193-од номерлы боерыгы белән билгеләнде ( боерыкка имза куйган вакыттан алып 2018 елның 7 августына сәгать 16.00 кадәр).
Һәркем керә алырлык аучылык җир-суларында аучылык байлыкларын табуга рөхсәтнамә алу хокукын алу өчен, аучылар Комитетка гариза белән мөрәҗәгать итә. Гариза түбәндәге ысуллар белән бирелә ала:
- шәхси;
- электрон рәвештә Anna.Mironova@tatar.ru электрон почта адресына;
- почта аша: 420021, РТ, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 103нче кабинет.
Барлык сораулар буенча, 8(843)-211-70- 78 телефоныннан хайваннар дөньясын күзәтү бүлегенә мөрәҗәгать итәргә
2018 елда җирәбә салуга кагылышлы барлык документлар, шул исәптән җирәбә салуда катнашу өчен тәкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында http://ojm.tatarstan.ru «Эшчәнлек» бүлегендә “2018 елда җирәбә салу буенча мәгълүмат” өстәмә битендә урнаштырылдылар. РАЗДЕЛГА ССЫЛКА
Кызыл китаптагылар сак астында!
«Безнең елгаларга – чиста ярлар!» - шундый лозунг астында Арча шәһәре янындагы Казан суының ямьле ярында экологик чара үткән. Чарада МБББУ «2-нче номерлы Арча балалар бакчасы»ның тәрбияләнүчеләр катнашкан. Чараның максаты – балаларны табигать белән татулыкта яшәргә өйрәтү, кеше – табигать өлеше, аның төп дусты һәм яклаучысы дигән аңлауны гадәтләндерү. «Ашыт» дәүләт табигый тыюлыгының белгече Гөлнара Абдрахманова балаларга Казан суының табигать һәйкәле булуы турында, туган якның хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, Казан суының яшәүчеләре турында, тирә-якны саклау һәм табигатьтә үз-үзеңне тоту кадыйдәлере турында сөйләгән.
Тәрбиячеләр балалар белән театраль тамаша күрсәткәннәр, яттан шигырьләр сөйләгәннәр, табышмакларга җавап тапканнар. Чара Балыкчы көненә бәйләнүгә балалар янына кунакка Балыкчы – тамашаның төп герое килгән, ул елга янында күп кенә үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белмәгән икән. Балалар белән бергә ул да сулыклар янында нәрсәләр эшләргә рөхсәт ителгәнен һәм тыелганын белән танышкан. Бу кагыйдәләр чарада катнашкан ата-аналарга да файдалы булган. Чараның өлеше булып су буен җыештыру да узган, анда балалар ата-аналары белән рәхәтләнеп катнашканнар. Чараның ахырында тәрбиәчеләр Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча дәуләт комитеты исеменнән мактау кагәзләре белән бүләкләнгәннәр, ә балаларга бүләкләр биргәннәр.
2018 елның 19 июлендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән, “Зөя” дәүләт табигый тыюлык территориясендә уздырылган рейд барышында, су биологик ресурсларны хокуксыз тоткан өчен, Чуваш республикасы гражданины тоткарланды. Хәзерге вакытта җинаять эшен кузгату турында мәсьәлә карала.
РФ Хөкүмәтенең 2018 елның 14 июленнән 821 номерлы “Россия Федерациясенең Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы турындагы Кагыйдәнамәгә үзгәрешләр кертү турында”гы (үз көченә кермәде) карары белән, Россия Табигать министрлыгы турындагы Кагыйдәнамәгә төзәтмәләр кертелде.
Аучылык ресурсларын ярымирекле шартларда һәм ясалма мохиттә асрау һәм үрчетү тәртибен Министрлык билгеләячәк дип күрсәтелгән. Аерым алганда, аучылык инфраструктурасы объектларын файдаланып, аучылык ресурсларын асрау һәм үрчетү таләпләре билгеләнәчәк.
Шулай ук ул ау токымы этләре һәм хайваннар арасында, хайваннарга карата рәхимсез мөгамәләне һәм аларга физик зыян китерүне булдырмый торган, киртәләү корылмаларын куллану тәртибен билгеләячәк.
Карар, Ау турындагы канунның хайваннар белән рәхимсез мөгамәләне булдырмау өлешендә, төзәтмәләр үз көченә кергән көннән кулланыла. (04.09.2018).
2018 елның 17 июлендә Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты белән, хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аерым саклана торган табигый территорияләр өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча Тәтеш районы буенча район ( районара) бүлек башлыгы вазифасына кадрлардагы буш урынга кертү өчен бәйге уздырылды.
Кадрлардагы буш урынга кертү өчен бәйге нәтиҗәләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының рәсми сайтында “ Кадрлар сәясәте” бүлегендә “Буш урыннар” өстәмә битендә урнаштырылды.
Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм биологик төрлелекне саклау кысаларында Татарстан Республикасының биологик ресурслар буенча Дәүләт комитетының белгечләре даими рәвештә күчмә чаралар үткәрәләр.
Бу елның июль аенда Комитет Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән сирәк очрый торган хайван төрләренең тоткынлыкта һәм ярым иреклектә асрау шартларын тикшерү буенча 3 күчмә чара үткәргән. Аюларны, аккошларны һәм башка хайваннарны асрау буенча Казан шәһәренең Идел буе районының Петровский авылында хосусый зоопарк «ХП Скоблионок М.А.», Татарстан Республикасының Мамадыш төбәгендә кафе-мотель «Малина»ның кече зоопаргы һәм физик зат Ипкеев С.С. тикшерелгән.
Бу күчмә чаралар дәвам ителәчәк.