1985 елдан башлап, ел саен 27 июнь көнне Бөтендөнья балыкчылар көне билгеләнә. Бәйрәм, Римда 1984 елның июль аенда узган, Балыкчылыкның тәртибе һәм үсеше буенча халыкара конференция карары белән билгеләнде.
Ул көнне күп кенә илләрдә балык тоту буенча ярышлар, төрле семинарлар уздыралар. Уздырыла торган чаралар тәҗрибәле балыкчыларны да, яңа башлаучы һәвәскәрләрне дә җыялар. Соңгы елларда балык тоту ярышында катнашучылар арасында хатын-кызларны да ешрак күреп була. Һичшиксез, балык тоту – рухи һәм физик көчләрне ныгыту өчен яхшы чара булуын аңлаучы кеше күбәйгәннән күбәя бара.
Россиядә Балыкчы көне июль аеның икенче якшәмбесендә билгеләнә.
Бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын алуга ( гамәлдән чыгаруга) гаризаны бирер өчен, https://gosuslugi.ru адресы буенча, Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлергә кирәк.
Теркәлүне сез санактан( ноутбуктан, планшеттан һ.б.) узарга мөмкин, шулай ук Хезмәт күрсәтү үзәгендә. Анда теркәлүдән башка, Рәсмиләштерелгән теркәлү язуы( яки дәлилләнгән шәхси мәгълүмат) булдырылачак. Хезмәт күрсәтү үзәгенә мөрәҗәгать иткән очракта, үзегез белән паспорт һәм СНИЛС булырга тиеш. Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары түбәндә күрсәтелгән***.
Рәсмиләштерелгән теркәлү язуын булдырганнан соң, аучылык билетын бирүгә гаризаны сез үзегезнең шәхси санактан (ноутбуктан, планшеттан һ.б.) бирә аласыз. Аның өчен аучылык билетын бирүгә гаризаның электрон вариантын тутырырга һәм дәүләт хезмәте нәтиҗәсен алу өчен уңайлы вакытны һәм урынны күрсәтергә кирәк. Яки гаризаны электрон рәвештә бирер өчен, сез Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт адресы буенча урнашкан Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә ярдәм артыннан мөрәҗәгать итә аласыз.
Аучылык билеты Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет адресы буенча,Татарстан Республикасының теләсә кайсы районында, дәүләт хезмәтләре Порталында күрсәтелгән адреслар буенча, Идарәнең районара (район) бүлекләрендә яки бирелә.
Тапшырыла торган документлар – паспорт, паспортның күчермәсе һәм бит туры төшерелгән, баш киемсез, 30 х 40 мм зурлыктагы аклы-каралы яки төсле ике фотография.
Аучылык билеты, Бердәм хезмәтләр порталы аша бирелгән гаризаны теркәгәннән соң, 5 эш көне эчендә бирелә.
*** РФ Бердәм дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында теркәлү өчен һәм теркәлү язуын дәлилләү өчен Хезмәт күрсәтү үзәкләренең адреслары:
- Кремлевский ур., 8 йорт;
- Таҗи Гыйззәт ур. , 3а йорт;
- Карл Маркс ур., 44 йорт;
- Пушкин ур., 20 йорт;
- Пушкин ур., 9/51 йорт;
- Пушкин ур., 8 йорт;
- Париж Коммунасы ур., 6 йорт;
- Шоссейный ур.,22а йорт;
- Татарстан ур., 52 йорт;
- Черноморский ур., 3 йорт;
- Чистай ур., 11 йорт;
- Чистай ур., 61а йорт;
- Декабристлар ур., 102 йорт;
- Декабристлар ур., 191 йорт;
- Ямашев проспекты, 79 йорт;
- Ямашев проспекты, 82 йорт;
- Блюхер ур., 81а йорт;
- Мусин ур., 68 йорт;
- Гагарин ур., 103 йорт.
Яр Чаллы шәһәре:
- Рәис Беляев проспекты, 13 йорт;
- Тынычлык проспекты, 24е йорт;
- Хәсән Туфан проспекты, 12 йорт;
- Чулман ур.,36 йорт;
- Шамиль Усманов ур.,80 йорт;
- Яр Чаллы проспекты,47 йорт;
- Сарман юлы, 52 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 10 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 1 йорт;
- Гидротөзүчеләр ур., 15 йорт.
Татарстан Ресспубликасының районнары буенча калган адресларны сез сайтта таба аласыз.www.gosuslugi.ru/help/address
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең администрация-финанс бүлегенә Татарстан Республикасының дәүләт гражданлык вазифасындагы буш урынны алмаштыруга бәйге игълан ителә.
Бәйгедә катнашу өчен гаризаны һәм аңа теркәлгән кирәкле документларны бәйге комиссиясенең сәркатибе , аларны кабул итү турында белдергән көннән алып 21 көн эчендә (2017 елның 26 июнен кертеп), кабул итә. Документларны Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет, адресы буенча тапшырырга була. тел.(843) 211-73-81, 211-66-94.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең хезмәткәре Киров шәһәренең “Вятка дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе”ндәге өстәмә белем бирү Үзәгендә һөнәри белемне күтәрү буенча укыдылар. 7 хезмәткәр биолог-ау белгече дипломын алдылар.
Һаман ешрак юлларга зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.
Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.
Моның барысы бергә юл вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану кыргый табигатьтә һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.
Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: балыкларның табигый үрчү өчен шартлар тудыру, аларны саклау һәм рациональ куллану максаты белән Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларында һәм аларның бассейн сулыкларында, “Хайваннар дөньясы турында”гы Федераль Канунның 5, 6, 6.1. маддәләре белән, “Балыкчылык турында һәм биологик су байлыкларын саклау турында”гы Федераль Канунның 43.1. маддәсе белән, ә шулай ук РФ Авыл хуҗалыгы миистрлыгының 18.11.2014 елдан 453 номерлы “ Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен балык оту Кагыйдәләрен раслау турында”гы боерыгы белән кулланып Татарстан Республикасында 2017 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырылды.
“Уылдык чәчү-2017” операциясен уздыруга чакырылган тикшерүче әгъзалар белән , Татарстан Республикасында 2017 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр, 1652 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча 62 җинаять эше ачылды, 3825 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды ( 2016 елда шул ук вакытта 1690 зат административ җаваплылыкка тарттырылды, браконьерлык очраклары буенча 34 җинаять эше ачылды, 3115 хокуксыз тоту коралы( ятьмәләр) тартып алынды).
Идарәнең биологик су байлыкларын саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән эшчәнлеге дәвам итәчәк.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”нә сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан бирелгән телфоннардан (843) 211 73 81, 211 69 07 яки Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт, каб. № 201, 220 адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: бүген комплекслы өлгер-профилактика чарасы “Уылдык чәчү-2017” тәмамлана. Ул Идел –Каспий балык хуҗалыгы бассейны өчен, Россия Федерациясенең Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 елдан 453 номерлы боерыгы белән расланган, Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Татарстан Республикасында 2017 елның15 апреленнән алып 15 июненә кадәр уздырылды. Уылдык чәчү вакытында, сәнәгый ысуллар белән балык тоту тыелган иде!
Чараны уздыру биологик су байлыкларын саклауга һәм рациональ куллануга, күл-елга балыгын тотуга хокуклы булган эшкуарларның һәм хокукый затларның эшчәнлеген тикшерүне тәэмин итүгә, ә шулай ук язгы-җәйге чорда браконьерлык очракларын булдырмауга юнәлтелгән иде.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыять фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.