Юлларга һаман ешрак зур кыргый хайваннар – пошилар чыга. Машина тәгәрмәче астында хайваннар гына халәк булмый, машинада утыручы кешеләр дә яраланалар. Билгеле, пошилар җәйге эссене авыр кичерәләр,шуңа күрә сулыклар эзләп еш кына еракка күченәләр.
Кайбер тикшеренүчеләр хайваннарның “кешеле” урыннарда килеп чыгуын, таналарның яшьләрдән аерылып һәм узган елгы бозауларыннан качып, бозауларга җыенулары белән бәйлиләр. Шуңа күрә яшьлек пошилар, буш урыннар эзләп, урман буенча тәртипсез күчеп йөрергә мәҗбүр булалар. Үз чиратында пошилар тавышкаа тиз ияләнәләр һәм тимер юлларны һәм машина юлларын курыкмыйча чыгалар.Поши ,кигәвеннәр һәм бөгәлчәннәр белән куылып, еш кына алардан ачык кырларга кереп котыла, ә кайбер вакытта кеше яшәгән урыннарга да килеп чыга.
Моның барысы бергә юл вакыйгаларының шундый кайгылы статистикасын бирә, ә аларның нәтиҗәләре гел җитди була. Зур пошиның уртача авырлыгы 350 – 400 кг, буе 2 метрга якын. Бара торган машинаның андый зурлыктагы объект белән бәрелешүе хайванның һәлак булуы яки яралануы белән тәмамлана, ә яралану кыргый табигатьтә һәлак булуга тиң. Машина йөртүчеләргә һәм аның пассажирларына андый очрашулар яраланулар белән тәмамлана, ә аерым очракта кешеләр һәлак булырга да мөмкин. Еш кына машинага “ясап булмый” торган дәрәҗәгә хәтле зыян тияргә мөмкин.Кызганычка каршы, юл эшчеләре , урман аша үтә торган юллардагы, хәвефле урыннарны койма белән тотып алмыйлар, шуңа күрә ул пошиларның нигезсез һәлак булуына китерә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе машина йөртүчеләрне, аеруча урман аша үтә торган, юлларда һәм караңгы вакытта сак булырга, ә шулай ук юл билгеләренә игьтибарлы булырга өнди.
Бу авыр булмаган кагыйдәләрне саклау, кайгылы нәтиҗәләрне булдырмаска булышачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе ( алга таба – Идарә) хәбәр итә:
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елда ачык аучылык биләмәләрендә аулый торган физик затлар арасында кыргый тояклы хайваннарны тоту хокукына, җирәбә салу ысулын кулланып, рөхсәтнамәләрне бүлү булачак.
Җирәбәдә катнашу өчен гаризаларны тапшыру вакыты, Татарстан Республикасы Президенты аучылык байлыкларын тоту лимитын раслаганнан соң билгеле булачак.
Ачык аучылык биләмәләрендә аучылык байлыкларын табу хокукы алыр өчен, аучыларга Идарәгә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
2017 елда җирәбә салу вакыты, ә шулай ук җирәбәдә катнашу өчен тəкъдим ителгән гариза формасы, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең рәсми сайтында http://ojm.tatar.ru урнаштырылачак.
Безнең сайттагы мәгълүматны игътибар белән карап барыгыз.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: Татарстан Республикасы Президентының 2017 елның 7нче июленнән УП-608 номерлы боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясенең аучылык биләмәләрендәге аулау Параметрларына үзгәрешләр кертелде (Татарстан Республикасы Президентының 2013 елның 12 нче апреленнән УП-303 номерлы боерыгы).
Бу боерык белән көртлекне, суерны, соры кыр тавыгын һәм соры куянны аулауга чикләүләр кертелде.
Чикләүләр, 24.07.2009 елдан 209-ФЗ номерлы “ Аучылык турында һәм аучылык байлыкларын саклау турында һәм Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 22 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык байлыкларын саклауны тәэмин итү һәм аларны рациональ куллану максаты белән кертелделәр.
Боерыкның тексты белән Идарә сайтында “Документлар” бүлегендә “Норматив-хокукый актлар” кече бүлегендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли: (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә “ Җәмгыять фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Байбакларны аулаганда барлык аучыларны да саклык чараларын сакларга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын саклавыгызны сорыйбыз.
Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.
Аулаганда түбәндәгеләр тыела:
- бала чыгару ояларын казу һәм тарату;
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану;
-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;
-элмәкләр кулану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;
- төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану;
- пневматик ау коралын куллану.
Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2017 елның беренче ярты еллыгында Идарә белән 1539 аучылык билеты бирелде.
Хәзер Татарстан Республикасының дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр Порталындагы “Халык контроле” рубрикасында “Биологик су байлыкларын хокуксыз тоту(табу)” дигән яңа категория барлыкка килде. Анда физик затлар белән ятьмәләр кую очрагы турында, ә шулай ук сәнәгый балык тоту бүлемтеге чигеннән тыш ятьмәләр кую очраклары турында хәбәр итәргә мөмкин. Бу иҗтимагый тикшерүне көчәйтү өчен ясалды. Гражданнарның хакимият белән аралашуның яңа форматы биологик су байлыкларын хокуксыз табу мәсьәләсен тиз һәм нәтиҗәле итеп чишәргә мөмкинлек бирә.
ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңалыклар кертү үзәге”нә сатып алулар буенча белгеч таләп ителә.
Тулы мәгълүмат артыннан бирелгән телфоннардан (843) 211 73 81, 211 69 07 яки Казан, К.Тинчурин ур., 29 йорт, каб. № 201, 220 адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.
Бүген Идарә карамагындагы Иҗтимагый киңәшмәнең утырышы узды. киңәшмәнең көн тәртибендә киләсе сораулар каралды:
1. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә “Чөгә балыгының уылдык чәчү урыны” исемендәге региональ әһәмияттәге зоология тыюлыгы оештыру турында карар проектын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы территориясендә “Мишә елгасының тамагы” исемендәге региональ әһәмияттәге зоология тыюлыгы оештыру турында карар проектын тикшерү;
2. Татарстан Республикасының Кызыл китабыннан соры аюны чыгару турында сорауны тикшерү;
3. Иҗтимагый киңәшмә катнашмасына яңа әгъзаларны кертү соравын тикшерү.
Тәкъдимнәр, норматив хокукый акт проектлары һәм Иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының кандидатлары бертавыштан якландылар.
2012 елда Татарстан Республикасында, гүзәл боланның санын үрчетү буенча(Artiodactyla – Пар тояклылар отряды, Cervidae Goldfuss, 1820 – Боланнар гаиләсе, Cervus Linnaeus, 1758 – Гадәти боланнар төркеме, Cervus elaphus Linnaeus,1758- Гүзәл боланнар төре), Президент Р.Н. Миңниханов белән башлап җибәрелгән программа старт алды.
Табигатькә чыгара торган вәкил сыйфатында, яшәү урынын һәм ризыкны сайлау сорауларында иң салмак төр шикелле, Алтай маралы (Cervus maral asiatica sibirica) сайланды.
Хайваннарны беренче алып кайтудын узган вакыт арасында – Зөя аучылык хуҗалыгы ДБО “ Хайваннар дөньясын саклау өлкәсендә яңа технологияләр кертү үзәге”ндә хайваннарны үрчетүне, бу төр өчен кирәкле ветеринария процедураларын үзләштерделәр һәм, иң мөһиме, безнең климатка һәм ризыкларга гадәтләнгән инде ике буын “татарстан” маралларын үстерделәр. Нәкъ шул хайванарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов бүген «Урман чишмәсе» дәүләт табигать аучылык тыюлыгына чыгарды. Аннан башка, Идарә белән тагын ике төркем алтай мараллары Биләр һәм Мишә дәүләт табигать тыюлыкларына чыгарылдылар.
Барлыгы безнең белән табигый яшәү тирәлегенә 46 баш күрсәтелгән төр чыгарылды.
Алтай маралларын табигый яшәү тирәлегенә чыгаруның төп максатлары:
а) Татарстан Республикасының биләмәләрен яңа төр аучылык хайваны белән баету;
б) республика аучылык хуҗалыгы гамәленә инновация, экология технологияләре ( кыргый хайваннар үрчетү) кертү- төрне ирексездә үрчетү һәм соңыннан аны табигатькә чыгару.
Шуның белән табигать саклау этабының мөһим башы салынды- республика экосистемасына кеше гаебе буенча югалган төрләрне кайтару.