ЯҢАЛЫКЛАР


14
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Безнең сайтта “Аучылар өчен сораунамә” дигән бүлек барын исегезгә төшереп китәбез. Сезнең (теләвегез буенча-аноним рәвештә) Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм куллану өлкәсендә булган мәсьәләләр турында фикерегез аларны чишәргә булышачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегезне һәм теләкләрегезне ojm@tatar.ru электрон адресына җибәрегез.


13
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасы Президенты белән  ауга чикләүләр кертү белән бәйле рәвештә, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе  ул чикләүләрнең кертүе Татарстан Республикасы территориясендә хайваннар дөньясын саклауга һәм  рациональ куллануга юнәлтелүе турында аңлатып китә.

Проектны әзерләгәндә Идарә, хайваннар дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә  хайваннар дөньясын тотрыклы  яшәешен ,үрчетүен һәм тотрыклы куллануын тәэмин итүгә юнәлтелгән, хайваннар дөньясы  объектларын саклау өлкәсендә  дәүләт идарәсенең төп принциплары белән кулланды.

Озак вакытлы перспективада хайваннар дөньясы  объектларын куллану, хайваннар дөньясының   биологик төрлелеге бетүенә китерергә тиеш түгел һәм шул ук вакытта  хайваннар дөньясының   биологик төрлелегенең үрчүе һәм тотрыклы яшәеше сакланырга тиеш.

Татарстан Республкиасында ел саен хайваннар санын хисаплаулар уздырыла һәм алар үз чиратында ауга чикләүләр кертү турында карар кабул итү өчен нигез булып торалар.

Соңгы елларда хисаплау  ак куян, суер,боҗыр, кыр тавыгы, көртлек кебек хайваннарның саны стабиль булмавын күрсәтте. Шуңа күрә аларны куллануга 2017 елга кадәр чикләүләр кертелде.

Аерым аучылык хуҗалыкларында ак куянны тотуга чикләүләр кертү турында карар кабул итү, шулай ук хисаплау нәтиҗәләренә таяна.

Хәзерге вакытта кануннар белән, өстә күрсәтелгән аучылык байлыкларының куллануын нормалау юлы белән алып бару каралмаган, чөнки аларга карата рөхсәт ителгән табу нормалары билгеләнмәгән һәм  шуңа күрә аларның үрчү сәләтен бердән-бер саклау чарасы булып куллануга чикләүләр кертү килә. Бу норма гел кулланды һәм үзен әйбәт күрсәтте. Узган елны чикләүләр кертү сәбәпле, 2016 елда ак куянның, соры куянның, суерның,боҗырның, кыр тавыгының, көртлекнең санын арттырып булды. Хәзер Идарә алдында бу төрләрнең санын сәнәгый аулауга кадәр арттыру максаты тора.

Хайваннар саны чайкалуның төп сәбәбе, хайваннарның яшәү тирәлеге кимү тора. Ул аучылык биләмәләренә антропоген йогынты үсеше белән бәйле, шуңа күрә  хәзер, республиканың аучылык биләмәләрендә,  актив рәвештә үрчетү һәм саклау чаралары алып барыла. Шулай  итеп  аучылык байлыкларының санын торгызу өчен  барлык чаралар карала.


12
июль, 2016 ел
сишәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:  09.07.2016 елдан № УП-588 Татарстан Республикасы Президенты боерыгы белән, Татарстан Республикасы территориясендә  ауга чикләүләр кертелде. Документның тексты белән сез Идарәнең сайтында Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат бүлегендә,  “Аучылык  байлыкларын табу” өстәмә битендә таныша аласыз.

Бу боерык белән тәңгәл килеп Татарстан Республикасының барлык аучылык җир-суларында һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела:

- көртлеккә –2016/2017 елларның җәйге-көзге-кышкы ау чорында, һәм 2017 елның язгы ау чорында;

- ак куянга, суерга, боҗырга, кыр тавыгына – 2017 елга кадәр.

    Шулай ук 2016/2017 еллардагы ау чорында  Татарстан Республикасының аучылык җир-суларында соры куянга һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела. Искәрмәне «Апас», «Арча», «Олы Карагуҗа», «Буа», «Алабуга», «Яшел Үзән», «Кама-Исмагилов», «Кызыл Октябрь», «Менделеевск», «Мизиновск», «Сухаревское», «Әтнә», «Багряжское», «Баиковская Роща», «Барс»,  «Бутино-Шешмә», «Югары Ослан», «Идел-Кама»,  «Глухарь», «Дубрава»,  «Зәй», «Камское Раздолье», «Карамалинское», «Красновидово», «Кзыл-Юл»,   «Кайбыч», «Кама Тамагы », «Ласка», «МОО Кама Тамагы»,  «Никольское»,  «Охотник», «Охотничьи традиции», «Свиногорье», «Свияжское», «Радуга», «Рысь», «Теньковское», «Тюгеевское», «Урнякское», «Фазан», «Шереметьевское», «Шешминское», «Шора», «Шуманское», «Ямашское», «Янтыковское» һәм Әлмәт, Биектау, Яшел Үзән,Чүпрәле, Алабуга, Лениногорск, Түбән Кама, Яңа Шешмә районнарының ачык аучылык биләмәләре тәшкил итә.

Чикләүләр аучылык байлыкларын саклау һәм аларны рациональ  куллану максаты белән кертелделәр.

Аерым  аучылык биләмәләрендә аерым төр хайваннарны тотуга чикләүләр кертүне  аңлаугызны сорыйбыз.


11
июль, 2016 ел
дүшәмбе

2016 елның 1 июль көнендә Әтнә районы буенча 1нче хөкем бүлеге  Хакименең  карары белән, З. гражданины Россия Федерациясе җинаятьләр кодексының 258 маддәсе 1 бүлек “г” пункты белән каралган җинаять эшендә гаепле дип танылды һәм 10 000 сум штраф , шома көпшәле ау мылтыгын тартып алу, 3500 сум зурлыгында аучылык байлыкларына китерелгән зыян түләттерү рәвешендә җәза бирелде. 2016 елның 26 июнендә З. гражданины “Ашит” Дәүләт табигый тыюлык территориясендә хокуксыз 1 баш “Ындыр казы”( ана) тотты.


8
июль, 2016 ел
җомга

Балыкчылар  көне июльнең икенче якшәмбесендә 1988 елның 1 ноябреннән СССРның Югары Киңәшмә Президиумы Боерыгы нигезендә билгеләнә. Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, бу көндә, гомерен романтик һәм катлаулы  һөнәр белән  бәйләгән бөтен кешене, ә шулай ук  балыкчылык – спорт, хобби, рухның аерым хәле, табигать белән бәйләнү чарасы булган бөтен кешене  котлый.


7
июль, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә:Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, утраулы һәм континенталь этләр, ретриверлар, спаниельләр  ярдәмендә ату яки пневматик кораллардан башка аулау түбәндәге  вакытта алып барыла:

Сазлык – болын киекләре – 10 июльдән 24 июльгә кадәр;

болын һәм дала киекләренә - 10 июльдән 4 августка кадәр.

Бу тәртип, өстә күрсәтелгән этләр белән, территориаль аучылык хуҗалыгын оештыру һәм хуҗалык эчендәге  оештыру документларында билгеләнгән һәм ул территорияләрдә Россия Федерациясе субъектының югары урындагы заты белән (Россия Федерациясе субъекты дәүләт хакимиятенең башкарма әгъзасының башлыгы) Россия Федерациясе кануннары белән тәңгәл килеп аулау тыелган куып китерү һәм өйрәтү урыннарында гына кулланыла.

Бәйдә булмаган этләр белән, беркетелгән территориянең аучылыкны оештыру документларында һәм ( яки)хуҗалык эчендәге  аучылыкны оештыру документлары белән тәңгәл килеп, аучылык этләрен куып китерү һәм өйрәтү  зоналарында булу, юлнамә булса гына булдырыла. 


6
июль, 2016 ел
чәршәмбе

Бердәм  федераль үрнәктәге аучылык билетын алу турында гаризаны яки аучылык билетын гамәлдән чыгару турында гаризаны, Татарстан Республикасының  дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша (https://uslugi.tatarstan.ru.) электрон рәвештә бирергә була.

Дәүләт хезмәтләрен электрон рәвештә алуның өстенлеге вакыт кыскаруда, дәүләт әгъзаларында булган документларны кабат тапшырмауда, дәүләт хезмәтен Интернет челтәре аша  теләсә кайсы урыннан җайлы вакытта алып булуда, ә шулай ук  дәүләт хезмәтен курсәтү барышы турында мәгълүматны алу һәм  коррупция  очракларын киметү мөмкинлекләре булуда тора. Дәүләт хезмәтен күрсәтү иң алдан башкарыла.

“Аучылык  һәм аучылык байлыкларын саклау һәм  аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канунның 3 бүлегенең  21 маддәсе белән тәңгәл килеп, аучылык билеты бердәм  федераль үрнәктәге документ булып килә һәм номер белән сериягә ия була. Аны  шәхси Идарәдә, Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы 29 йорт 216 кабинет  адресы буенча гына алырга була.


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Байбакларны  аулаганда барлык  аучыларны да саклык чараларын тотарга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын тотуыгызны сорыйбыз.

Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

- бала чыгару ояларын казу һәм тарату;

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау;

-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану;

-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;

-элмәкләр кулану;

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

- төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану;

- пневматик ау коралын куллану.

Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез  авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.


1
июль, 2016 ел
җомга

Җәй уртасына Татарстан урманнарында кабан, поши, кыр кәҗәсе, аю балалары үсеп җитәләр һәм күченеп йөри башлыйлар. Алар ризык эзләп болыннарга баралар һәм еш кына юл аркылы чыгып машина астына да керәләр.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, шуның белән бәйле рәвештә, Сезне урманнар, кукуруз һәм көнбагыш басулары аша барганда сак булуыгызны, ә шулай ук юл билгеләренә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

Бу авыр булмаган кагыйдәләрне тоту көенечле нәтиҗәләрдән саклап калыр. Шуның белән сез хайванның гомерен генә түгел, үзегезнекен дә саклап калырсыз.


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен  файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International