ЯҢАЛЫКЛАР


4
июль, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 1 июль көненнән Татарстанда байбакларга ау чоры ачылды. Ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Байбакларны  аулаганда барлык  аучыларны да саклык чараларын тотарга өндибез. Бу вакытта аучылык җир-суларында авыл хуҗалыгы эшләрен алып бара торган, җиләкләр, гөмбәләр, үләннәр җыя торган гражданнар барлыгын исегездә тотыгыз. Шуның белән бәйле рәвештә, аучылык җир-суларында булганда һәм аулаган вакытта һәвефсезлек чараларын тотуыгызны сорыйбыз.

Шулай ук Ау кагыйдәләрен сакларга кирәклеген исегездә тотыгыз.

  Аулаганда түбәндәгеләр тыела:

- бала чыгару ояларын казу һәм тарату;

-   ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны аулау;

-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән эшләнгән җайланмалар куллану;

-саплы җәяләр, үзе атарга көйләнгән ату кораллары,вневматик һәм ыргыта торган корал, төшә торган сөңгеләр, ыргаклар, тоту чокырлары, “ кискечләр”,“башмаклар” куллану;

-элмәкләр кулану;

- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;

- шартлаткыч, тиз кабына торган сыекчалар, газлар, электр тогы куллану;

- төрле ут чаралары, тепловизорлар, төнге күрү чараларын куллану;

- пневматик ау коралын куллану.

Идарә табылган байбакларның итен һәм башка продуктларын, трихинеллез  авыруына ветеринария тикшерүен уздырмыйча ашамаска киңәш бирә.


1
июль, 2016 ел
җомга

Җәй уртасына Татарстан урманнарында кабан, поши, кыр кәҗәсе, аю балалары үсеп җитәләр һәм күченеп йөри башлыйлар. Алар ризык эзләп болыннарга баралар һәм еш кына юл аркылы чыгып машина астына да керәләр.

Хөрмәтле машина йөртүчеләр, шуның белән бәйле рәвештә, Сезне урманнар, кукуруз һәм көнбагыш басулары аша барганда сак булуыгызны, ә шулай ук юл билгеләренә игътибарлы булуыгызны сорыйбыз.

Бу авыр булмаган кагыйдәләрне тоту көенечле нәтиҗәләрдән саклап калыр. Шуның белән сез хайванның гомерен генә түгел, үзегезнекен дә саклап калырсыз.


30
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан районы буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен  файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.


29
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “эшаныч телефоны”эшли:  (843) 211 73 81. Аның буенча сез коррупция юнәлешендәге очраклар буенча мәгълүмат калдыра аласыз. Идарә эшчәнлегендә, коррупция торышы турында җәмгыятнең фикерен сорау дәвам итә. Анкетаны “Коррупциягә каршылык күрсәтү” бүлегендә   “ Җәмгыять фикерен сорау, анкеталаштыру” өстәмә битендә узарга мөмкин. Бу тикшеренү Идарәнең эшчәнлек нәтиҗәлелеген күтәрергә, ә шулай ук Идарәнең вазифаи затлары арасында коррупция очракларын булдырмау максаты белән чаралар күрергә булышачак.


28
июнь, 2016 ел
сишәмбе

2016 елның 23 июненән 206-ФЗ номерлы  “Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләре алып бару өчен, урманнарны һәм җирләрне куллануны камилләштерү бүлегендә, Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларга үзгәрешләр кертү турында”гы Федераль канун белән, аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләре алып бару өчен, урманнарны һәм җирләрне куллану тәртибе  камилләштерелде. Шулай итеп, урман фондының җирләре һәм аерым саклана торган табигый территорияләр, аерым гражданнарга түләүсез нигездә хезмәти бүлемтек рәвешендә бирелергә мөмкин. Сүз, аерым алганда, транспорт оешмалары, урман сәнәгате, урман һәм аучылык хуҗалыгы хезмәткәрләре; дәүләт табигый тыюлыклары һәм милли парклар белән идарә итүче ФДБО хезмәткәрләре турында бара. Вакытлыча максаты буенча кулланмый торган, саклык һәм хәвефсезлек җирләре, РФ Хөкүмәте белән билгеләнгән тәртиптә, аучылык җир-сулары чикләренә кертелергә мөмкин булуы каралган. Урман инфраструктурасы  объектларын оештыру һәм тоту тәртибе аныкланды. Саклык, куллану, резерв урманнар өчен, андый объектларның исемлеге РФ Хөкүмәте белән раслана, ә проектлаштыру,төзү, тоту һәм куллану тәртибе – башкарма хакимиятнең вәкаләтле федераль әгъзасы белән. Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эшләү өчен урманнарны куллану, аучылык хуҗалыгы килешүен төзү нигезендә, урман бүлемтекләрен  биреп яки бирмичә тормышка ашырыла. Бирелгән урман бүлемтекләрендә,  вакытлы һәм ярдәмче төзелешләр булып килгән                  (шул санда киртәләр), аучылык инфраструктурасы  объектларын булдырырга рөхсәт ителә. Аренда килешүнамәләрен төзү вакытлары яңадан каралды. Аучылык байлыкларын ярым ирекле шартларда һәм  ясалма яшәү тирәлегендә тоту һәм үрчетү өчен, кыргый хайваннар питомникларын, вольерлар һәм башка кирәкле аучылык инфраструктурасы  объектларын, шул санда киртәләр булдырырга хәл ителде. Федераль канун  2017 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә керә.


27
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе,  Россия Табигать министрлыгының 16.11.2010 елдан 512 номерлы “Ау кагыйдәләрен раслау турында”гы Боерыгы белән расланган,  Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп 2016 елның 1 июленнән алып 30 сентябренә кадәр байбакларга ау чоры ачылуы турында  хәбәр итә.

Рөхсәтнамәне алу өчен, Сезгә  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсен район( районара) Федераль дәүләт күзәтүе, саклавы бүлекләренең  башлыклары( районнар буенча  элемтә өчен белешмәләр белән,бүлекләр исемлегенә сылтама http://ojm.tatarstan.ru/rus/structure.htm?department_id=38721) һәм үз эшчән-леген  байбакның таралу урынында алып баручы ау кулланучылар белән                  элемтәгә керергә кирәк. (элемтә өчен белешмәләр белән ауны кулланучылар исемлеген Сез Идарәнең сайтында(http://ojm.tatarstan.ru) “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык хуҗалыклары сораулары буенча һәм Татарстан Республикасы территориясендә аулау сораулары буенча мәгъ-лүмат артыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә була” өстәмә битендә күрә аласыз)

Татарстан Республикасы территориясендә байбакларны тотуга рөхсәтнамә алу өчен, Россия Федерациясенең Салымнар кодексының (РФ СК) 96пункты буенча 650 сум күләмендә Дәүләт җыемы, ә шулай ук РФ СК 333.3 маддәсе буенча хәр баш өчен 60 сум җыем түләнә.

Өстә әйтелгән квитанция бланклары һәм гариза  белән Идарәнең рәсми сайтында “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Урман хуҗалыкларында аулау мөмкинлекләреннән файдаланып табыш алырга рөхсәт хокукы - “Дәүләт җыемын түләү өчен бланк һәм  билгеләнгән җыемы бланкы” өстәмә битендә танышырга була.


24
июнь, 2016 ел
җомга

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  24.06.2016 елдан 435 номерлы “2017 елның 28 февраленә кадәрге чорда. Татарстан Республикасының  аучылык җир-сулары территориясендә аучылык байлыкларын табарга рөхсәт ителгән нормаларны раслау турында”гы  Боерыгы гамәлгә керде. Документның тексты белән Сез  Идарәнең сайтында “Аучылык байлыкларының торышы” бүлегендә “Аучылык байлыкларын табу” өстәмә битендә таныша аласыз.

Байбакны ауларга җыенучы аучылар игътибарына. Рөхсзтнамәләр бирү 2016 елның 27 июнь көнендә башланачак. Рөхсәтнамәне алу өчен, Сезгә  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсен район( районара) Федераль дәүләт күзәтүе, саклавы бүлекләренең  башлыклары( районнар буенча  элемтә өчен белешмәләр белән,бүлекләр исемлегенә сылтама http://ojm.tatarstan.ru/rus/structure.htm?department_id=38721) һәм үз эшчән-леген  байбакның таралу урынында алып баручы ау кулланучылар белән                  (элемтә өчен белешмәләр белән ауны кулланучылар исемлеген Сез Идарәнең сайтында(http://ojm.tatarstan.ru) “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “Аучылык хуҗалыклары сораулары буенча һәм Татарстан Республикасы территориясендә аулау сораулары буенча мәгъ-лүмат артыннан кемгә мөрәҗәгать итәргә була” өстәмә битендә күрә аласыз) элемтәгә керергә кирәк.

Соңгы вакытта гади кара елан белән очрашу турында хәбәрләр ешайды. Беренче чиратта бөтенебезне дә  аның потенциаль куркынычы һәм аның белән очрашкан очракта   нәрсә эшләргә кирәклеге кызыксындыра. Шулай ук еланны  бакчага кертмәү чаралары турында сораулар бирелә.

Кыскача биологик белешмә.

Гади кара елан( зәһәр елан) (Vipera berus)  — озынлыкка 50-70 сантиметрлы зур булмаган елан. Төсе- төрле төстә булырга мөмкин, нигездә сорыдан һәм зәйтүн төсеннән алып  кызгылт – көрән төскә кадәр. Кара төсе – төп. Аркасы буйлап бормалы бизәк сузылган.

Гади кара елан  бөтен Европа һәм Азия  урманнарында киң таралган, төньякта төньяк боҗрасына кадәр җитә. Урманнарда, сазлыкларда, ә шулай ук кечкенә урманчыкларда һәм бакчаларда яши. Дымлы урыннарны ярата, шуның белән бәйле рәвештә су буйларында еш очрый. Яшәү рәвеше, кагыйдә буларак, кышлаган  урынына бәйле. Оя урынына кимерүчеләрнең ояларын һәм җирдәге ярыкларны куллана.

Гади кара елан кечкенә хайваннар, кошлар, бакалар һәм келтәләр белән туена.

Гади кара еланның гомере, төрле белешмәләр буенча, 10 елдан алып 15 елга кадәр. Кайберләре 30 елга кадәр дә яшиләр, ләкин ул күбрәк чыгарма.

Гади кара елан күпмегә куркыныч?

Гади кара еланның куркыныч дәрәҗәсе- уртача.  Үлем нәтиҗәләре аеручы сирәк. Ләкин аның чагуы кешене шактый вакытка гадәти тормышыннан чыгара ала. Кыска вакытлы планнар турында әйтәсе дә юк.

Үзеннән үзе  елан   куркучан һәм агрессив түгел, кешене күргәч тә (вакытында күрсә) кача.

Кара елан чакмасын өчен күрелә торган чаралар.

Әгәр дә кара елан сезне  үз вакытында күреп ыслый башласа – бик әйбәт. Андый очракта  ипләп кенә, кискен хәрәкәтсез, курыкмыйча елан яныннан ераккарак китәргә кирәк.

Гади кара еланның ташлануы биек түгел һәм сирәк очракта тезгә кадәр җитә ала. Шуңа күрә резин итек һәм тәнгә сыланып тормый торган штан, зур ихтималлык белән, баскан очракта чагудан коткарачак.

Кара елан күп булган урыннарда йөргәндә качып йөрергә кирәк түгел, йөргәндә һәм гөмбәләр эзләгәндә  үзеңә таяк белән булышырга кирәк.

Лагерьдә кара еланнардан аерым куркыныч янарга мөмкин. Төнлә учак янына җылынырга килергә мөмкиннәр, яки, тагын да начаррак, без учак янында җылынып утырганда, палатка эченә кереп, йокы капчыгына кереп ятарга мөмкиннәр.  Һәм менә бу очракта аяктан тыш башка җиргә чагылу ихтималы бик зур. Шуңа күрә игътибарлы булыгыз! Палатканы ачык калдырмагыз, керер алдыннан  чакырылмаган кунаклар булуына тикшерегез.

 

 

Кара елан чакса нишләргә?

  1. Беренче минутларда ,яраның кырыйларын кысып һәм гел төкереп, агуын суырып ташларга тырышырга. Әгәр дә авыз эчендә яралар булсаалай итәргә ярамый.
  2. Җәфа чиккәнгә хәрәкәтсезлекне тәэмин итәргә.
  3. Аллергиягә каршы дару бирергә.
  4. Күп эчертергә.
  5. сывороткасын кертү өчен хастаханәгә алып барырга.

Катгый тәкъдим ителми:

  •  
  •  
  • Бау бәйләргә;
  • Яраны чистартудан кала, хәмер эчәргә.

Хастаханә булмаган, телефон эшләмәгән, җәфа чиккән бер үзе булган һәм аның кая икәнен  бер кеше эзләмәгән очракта эш тәртибе.

Андый очракта эш тәртибе:

  1. Бу чарачагудан соң беренче минутларда гына булышуны истә тотып, тиз вакытта агуны суырырга тотынабыз.
  2. 5-10 минуттан омтылуларны ташлыйбыз, дару эчәбез:

Аптечкада  киләсе дарулар булырга тиеш:

новокаин 2%,

киң спектрлы антибиотик, мәсәлән доксициклин,

Дәвалану барышы:Чагу урынын йогышсызландырабыз. Тешләү урынын новокаин белән   кадыйбыз (3-4 укол). Әгәр дә шеш барлыкка килә башласа – кырыйларына кадыйбыз. Димедрол һәм кордиамин уколларын ясыйбыз. Тешләү урынында сепсис һәм ялкынсынуны булдырмас өчен, антибиотик эчәбез. Суны регидрон белән бутап эчәбез.

  1. Яту урыны әзерлибез, учак ягабыз, суны кайнатырга куябыз. Моның бөтенесен дә бик тиз эшләргә кирәк, чөнки 1-1,5 сәгатьтән вакытлыча күрү сәләтен һәм ( яки) аңны югалтырга мөмкин.
  2. Мөмкин булгансәләтсезлек вакытына ( берничә көнгә кадәр) чокыр әзерлибез.

«Антигадюка» сывороткасына кагылышлы. Аны аптечкада тоту мәгънәсез. Аксымлы препарат булганга күрә, ул температурага бик сизгер. Походта кирәкле температураны тотып булмый. Һәм икенчедән, сыворотка кертүгә организм анафилактик шок белән җавап бирергә мөмкин һәм күрсәтелгән шартларда, зур ихтималлык белән үлемгә китерәчәк.

Кара елан ишек алдына кермәсен өчен, бакчаны периметр буйлап 20 см биеклектәге киртә белән тотып алырга кирәк.

 (ЗооБот (http://zoobot.ru/gadyuka-obyknovennayaсайты материаллары кулланды).


23
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Кичә,2016 елның 22 июнь көнендә, Татарстан Республикасының Дәүләт Киңәшмәсендә пресс-конференция узды. Ул язгы уылдык чәчү чорында биологик су байлыкларын саклау кануннарын тормышка ашыруга  багышланган иде. Журналистлар белән аралашуда Экология, табигатьне куллану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты башлыгы Таһир Хадеев һәм аның урынбасары Ринат Гайзатуллин, ә шулай ук Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе башлыгы урынбасары Юрий Матвеев  катнаштылар. Очрашу темасы булып, Татарстан Республикасында балык браконьерлыгын  бетерүгә юнәлтелгән,  “Уылдык чәчү” чарасының нәтиҗәләрен чыгару дип сөйләнде.


22
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә Идарә карамагындагы  Иҗтимагый киңәшмә утырышы уздырылды. Киңәшмәнең көн тәртибендә 2016 елда уздырылган “Уылдык чәчү” операциясе  нәтиҗәләрен тикшерү  һәм  Татарстан Республикасы Президентының “федераль әһәмияттәге аерым саклана торган  табигый территорияләрдән кала, Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында. ауны алып бару параметрларына үзгәрешләр кертү турында”гы норматив-хокукый акт проект боерыгын тикшерү торды. Иҗтимагый киңәшмә әгъзалары белән “Уылдык чәчү”  операциясе буенча Идарәнең һәм  башка министерстволарның һәм идарәләрнең  эше югары бәяләнде. Татарстан Республикасы Президентының боерык Проекты Иҗтимагый киңәшмә әгъзаларының күпчелек тавышы белән якланды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International