Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 11 май көненә Идарә белән барлыгы 42967 аучылык билеты бирелде.
07.05.2016 елны Татарстан Республикасы Президенты имзасы белән Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасы административ хокук бозулар кодексының 3.1. маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” 29-ЗРТ номерлы Кануны расланды.
Т атарстан Республикасының Административ хокук бозулар кодексы 3.1. маддәсенең яңа басмасында, Татарстан Республикасының Кызыл китабына кертелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, кисәкләрен яисә ясалмаларын хокуксыз әйләнеше өчен җаваплылык каралды һәм шул канун бозулар өчен каршы чаралар күтәрелде.
Әйләнелеш төшенчәсенә керде: күрсәтелгән хайваннарны яки үсемлекләрне, аларның продуктларын, өлешләрен яки ясалмаларын хокуксыз рәвештә яки рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, яки Татарстан Республикасының башка норматив-хокукый актлары белән билгеләнгән шартларны бозып, табу, саклау, күчерү,җыю, асрау, сатып алу, сату яки җибәрү.
Бу хокук бозулар өчен каршы чаралар: гражданнарга ике меңнән алып дүрт меңгә кадәр; урындагы затларга – ун меңнән унбиш мңгә кадәр, хокукый затларга – йөз меңнән ике йөз меңгә кадәр административ штраф түләтүне тәшкил иттеләр.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71-еллыгын бәйрәм итү алдыннан, Идарә башлыгы урынбасары Матвеев Юрий Борисович, хайваннар дөньясы объектларын саклау өлкәсендә эшләгән сугыш ветераннарын һәм тыл эшчеләрен шәхсән өйләренә барып котлады. Аларга исәнлек-саулык һәм озын гомер теләде, рәхмәт сүзләре белдерде, азык-төлекле пакетлар тапшырды.
Идарә хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм тыл эшчеләренә тыныч тормыш өчен, балаларның көләч йөзләре өчен, без, сугыштан соң туган буын, Бөек Ватан сугышының нәрсә икәнен белмәвебез өчен рәхмәт белдерә һәм түбән баш ия. Сезгә саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, иминлек һәм озын гомер телибез.
Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 28 май көнендә Россия Федерациясе территориясендә, шул санда татарстан Республикасы территориясендә дә, Бөтен Россия күләмендә тәлләтәвечне хисаплау уздырылачак.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 141 рейд уздырылды, 326 ташланган тоту коралы җыелды,19 зат административ җаваплылыкка тарттырылды һәм 3 затка җинаять эше ачылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 2016 елның язгы ау чоры Татарстан Республикасы территориясендә 2 майга кадәр дәвам итәчәк.
Шуның белән бәйле рәвештә, Сезне, ау кагыйдәләре белән каралган, язгы ау режимын тотуыгызны сорыйбыз.
Ау чоры тәмамланганнан соң “Табылган аучылык байлыклары һәм аларның саны турында мәгълүмат” таблицасын тутырып, рөхсәтнамәдә күрсәтелгән соңгы ау чоры тәмамланган көннән соң 20 көн эчендә, рөхсәтнамә алган урынга юнәлтергә онытмагыз.
Мәгълүматны тапшырмаган өчен административ җаваплылык каралган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорында рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә:
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: җитештерү аучылык инспекторы кандидатына 15.04.2016елда узган белемнәрне тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәрнамә белән Идарә сайтында “ Дәүләт тикшерүе ( күзәтүе) бүлегендә “Җитештерү аучылык тикшерүе” өстәмә битендә танышырга була.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 1 нче апреленнән, Татарстан Республикасы, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарны кабул итү көннәре билгеләнде:сишәмбе,пәнҗешәмбе 9.00-13.00
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 73 рейд уздырылды, 188 ташланган тоту коралы җыелды,12 зат административ җаваплылыкка тарттырылды.