Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 08.02.2016 елдан 80 номерлы карары (алга таба –Карар) белән тәңгәл килеп, республикада 2016 елның 15 апреленнән 15 июненә кадәр “Уылдык чәчү” исемле комплекслы өлгер-профилактик операция уздырыла. Ул Татарстан Республикасының сулыкларында биологик су байлыкларын хокуксыз тоту буенча бозуларны бетерүгә юнәлтелгән.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хезмәткәрләре белән “Уылдык чәчү” операциясе чикләрендә 73 рейд уздырылды, 188 ташланган тоту коралы җыелды,12 зат административ җаваплылыкка тарттырылды.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: иртәгә, 2016 елның 23 апрелендә, Татарстан Республикасы территориясендә язгы ау чоры ачыла. Ул 2 майны кертеп, 10 календарь көне дәвам итәчәк.
Барлык аучыларны да ау Кагыйдәләрен һәм культурасын, янгынга каршы хәвефсезлек кагыйдәләрен тотуыгызны сорыйбыз. Бер берегезгә ихтирамлы булыгыз. Аучылык җир-суларыннан киткәндә үзегездән калган чүпне җыеп алып китүегезне, ә шулай ук казыган чокырларны күмеп китүегезне сорыйбыз.
Барлык аучыларга да уңышлы ау һәм яхшы ял телибез.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорында рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә:
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: язгы ау чорында Татарстан Республикасының аерым саклана торган тәбигый территорияләрне саклау режимы белән тәңгәл килеп, аулау түбәндәге территорияләрдә тыела:
2016 елның 15 апрель көнендә ФС РФ Дәүләт Думасы белән беренче укуда " Аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләрен алып бару өчен урманнарны һәм җирләрне куллануны камилләштерү бүлегендә, Россия Федерациясенең аерым канун чыгаручы актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 927257-6 номерлы канун проекты кабул ителде.( 12.11.2015 елда СФ Әгъзалары Г.А. Горбунов, В.А. Лебедев, С.Ф. Лисовский, ДД депутаты В.А. Язев белән кертелде). Ул аучылык хуҗалыгы өлкәсендә эш төрләрен алып бару өчен урманнарны һәм җирләрне куллануны камилләштерүгә юнәлтелгән. Шулай итеп, урман инфраструктурасына караган объектлар исемлеге аныклана. Ул, урман байлыкларын алып, урманнарны куллану өчен, ә шулай ук урманнарны саклау һәм үстерү өчен кирәкле урман әзерләү, урман транспорты һәм башка инфраструктура объктлары. Аучылык хуҗалыгы өлкәсендәге эшчәнлек өчен урманнарны куллану урман бүлемтекләрен биреп яки бирмичә мөмкин булачак. ( әгәр дә эшчәнлек урманнарны кисүне яки аучылык инфраструктурасы объектларын төзүне күздә тотмаса). Бирелгән урман бүлемтекләрендә, вакытлы яки ярдәмче аучылык инфраструктурасы объектларын, шул санда киртәләр булдырырга рөхсәт итү планлаштырыла. Төзелгән аренда килешүнамәләренең вакыты яңадан карала. Аучылык инфраструктурасы объектлары исемлегенә өстәүләр кертү планлаштырыла. Кыргый хайваннар вольерлары кертелә. Урман юллары һәм башка сызыклы объектлар исемлектән чыгарыла. Авыл хуҗалыгы эшчәнлеге өчен билгеләнгән җирләрнең куллану кагыйдәләре аныклана.
Язгы ау чорында аулаганда тотарга кирәкле төп кагыйдәләрне исегезгә төшереп китәбез.
Ауга барганда аучының үзе белән түбәндәге документлары булырга тиеш:
б) ау коралын кулланса, аны саклауга һәм үзе белән йөртүгә рөхсәтнамә;
в) һәркем керерлек аучылык җир-суларында ауларга чыкса, аучылык байлыкларын тотуга рөхсәтнамә;
Ау, аучылык байлыкларын тотуга бирелгән рөхсәтнамәдә күрсәтелгән, тоту нормалары чигендә булдырыла. Татарстан Республикасы территориясендә яз көне 1 көнгә түбәндәге нормалар билгеләнде:
каз – 2 баш;
ата үрдәк – 3 баш;
тәлләтәвеч – 3 баш.
Хəвефсезлекне булдыру максаты белән, аулаганда түбәндәге кагыйдәләрне тотарга кирәк:
- ату яки пневматик корал кулланып аулаганда, торак йортлардан иң киме 200 метрга китәргә;
- “тавышка”, “ кыштыртауга”, күренми торган объектка атмаска;
- электр чыбыгында яки баганасында утыручы каурыйлы кошларга атмаска;
- атучылар сызыгы буйлап атмаска; (туп ядрәсе күрше атучыдан 15 метрдан ким үтү ихтималы булганда).
- информацион билгеләргә, шул санда юл билгеләренә, юл йөрү билгеләренә, чик билгеләренә, реклама стендларына,ә шулай ук махсус информацион билгеләргә һәм аларның терәкләренә,торак һәм кеше тормый торган биналарга атмаска;
Ау хайваннарын тотканда һәм( яки) атканда:
- ярдəмгə мохтаҗ, бәләле хәлдәге булган хайваннарны, табигый афәтләр вакытында, янгыннан яки ташкыннан качканда, ризык булмаган вакытта, сулыклар аша чыкканда, ау хайваннарын тоту;
- язгы ау чорында каурыйлы кошларны, җыеп алудан башка, куып тоту, эзләп табу, эзләү һәм( яки) табу өчен төрле йөзү чараларын куллану;
-ятьмәләр һәм ятьмәләрдән, элмәкләрдән ясалган бүтән тоту җайланмалары куллану;
- кешегә зарар китерә ала торган, саплы җәяләрне, сакка куйган ату, пневматик һәм ыргыту коралларын, сөңгеләрне,ыргакларны, ау базларын һәм башка үзтоткычлар куллану ;
-элмәкләр куллану;
- төрле үзтоткычлар куллану;
- йоклата, агулый һәм хәрәкәтсез калдыра торган әйберләр куллану;
- төрле ут чараларын куллану;
- хайваннарга охшатып, тавыш чыгара торган электрон корылмалар куллану;
- транспорт һәм төрле очу машиналарын куллану;
- ау хайваннарын җәлеп итү өчен, яралы хайваннарны алдавыч җим итеп куллану тыела.
-аучылык җир-суларында транспорт чараларында, очу аппаратларында, ә шулай ук кабызылган моторлы йөзү чараларында, шул санда моторны сүндергәч, сүлпəнлек буенча баручы чаралар эчендә ( өстендә), тышлыктан чыгарылган, магазинында патроннары булган яки корып куелган ату( пневматик) корал белән булу;
- каурыйлы кошларны аулаганда, сырлы озын көпшәле ату коралы һәм сырлы көпшәле катнаш ату кораллары куллану;
- урнаштырылган тәртиптә ау коралына кертелмәгән корал куллану;
- пневматик ау коралын куллану.
Аулау түбәндәге очракларда тыела:
-язгы уеннар чорында тәләттәвечкә;
- язгы уеннар вакытында суерны кертмичә, мөнəсəбəтле язгы ау чорында;
- язгы ау вакытында үрдәкләрнең, суерларның, көртлекләрнең ана кошларына;
- язгы ау вакытында боҗырларга, камыш тавыгына, кашкабашка, соры казларга;
Язгы ау вакытында казларны аулау түбәндәге очракларда тыела:
- елгаларда, күлләрдә һәм сусаклагычларда, һәм алардагы утрауларда;
- Идел, Кама, Ак елга, Вятка елгаларының һәм алардан оештырылган сусаклагычларының су кырыеннан 200 метрдан ким аралыкта.
Российской Федерациясенең яки аның субъектының Кызыл китабына кертелгән ау кошларын һәм хайваннарын тоту тыела.
Аучылык байлыкларын саклау максаты белән, аулаганда
- хайваннарның бала чыгара торган урыннарын бетерү (оялар, өннәр);
- үсемлекләрне яндыру тыела.
Исегезгә төшерәбез! Хокуксыз табылган хайваннар һәм ау продукциясе, ә шулай ук транспорт чаралары һәм кораллар түләүсез рәвештә алып ташлана яки Россия Федерациясенең кануннары белән билгеләнгән тәртиптә тартып алына.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорында рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык муниципаль районнарында түбәндәге график буенча бирелә.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә: 15 апрельдән Авыл хуҗалыгы министрлыгының 18.11.2014 елдан 453 Боерыгы белән расланган Ау кагыйдәләре белән тәңгәл килеп, Идел-Каспий балык хуҗалыгы бассейнында, балыкларның уылдык чәчү вакытында сәнәгый алымнар кулланып балык тоту тыела! Барлык сәнәгый балык тоту бүлемтекләренең кулланучыларына, Уылдык чәчү вакытында, бирелгән бүлемтекләрдә барлык булган сәнәгый балык тоту чараларын салдыру буенча эш уздырырга кирәк.
Язгы ау чорының төп объектлары булып казлар ( соры каздан башка), үрдәкләр, тәләттәвеч, көртлек килүе турында, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе исегезгә төшерә. Язгы ау чорында соры казларны аулауны чикләү бүлегенә Ау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертүне истә тотып, аларны калган төр казлардан аерып тора торган сыйфатларына игътибар итәргә тәкъдим итәбез. Шулай ук пискулька Россия Федерациясенең Кызыл Китабына кертелгәнен һәм аны аулау тыелганын исегезгә төшереп китәбез. Казларның кыяфәт һәм тавыш сыйфатлары буенча аерылуның төп үзенчәлекләре Идарәнең рәсми сайтында, “Хайваннар дөньясын кулланучылар өчен мәгълүмат” бүлегендә “ Ау кагыйдәләре” өстәмә битендә урнаштырылган.
Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе 2016 елның 12 апреленнән, Татарстан республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе административ-финанс бүлегенең 1нче дәрәҗәле белгеч вазифасына конкурс игълан итә.( өлкән вазифалар төркеменең “тәэмин итүче белгечләр”категориясе)