ЯҢАЛЫКЛАР

11
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле аучылар, Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 5 апрель көнендә, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру өчен документларны кабул итү тәмамланды.

Сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына белемнәрне тикшерергә кертелгән кандидатлар исемлеге белән Идарәнең сайтында, “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә танышырга була. Белемнәрне тикшерү  2016 елның 15 апрелендә сәгать 10.00 Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча урнашкан Идарә бинасында узачак.

8
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорына рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында да башланачак. Рөхсәтнамәләр 2016 елның 11 апрель көнендә сәгать 9.00 башлап түбәндәге график буенча биреләчәк:

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 1 апрель көненнән, Казан, Кәрим Тинчурин ур, 29 йорт адресы буенча, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарны кабул итү көннәре итеп, сишәмбе, пәнҗешәмбе сәгать 9.00 алып 13.00 кадәр билгеләнде.

7
апрель, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсендә “Уылдык чәчү-2016” операциясенә әзерләнү сораулары буенча урнаштыру киңәшмәсе уздырылды. Киңәшмәдә  Балык тоту буенча федераль  агентлылык вәкилләре, һәвәскәр балыкчылар оешмасы вәкилләре,  балык тотучылар берләшмәсе вәкилләре катнаштылар.

Көн тәртибендә, Татарстан Республикасында Уылдык чәчү операциясе чикләрендә,тикшерү әгъзалары белән һәвәскәр балыкчыларның һәм сәнәгый балык тоту белән шөгыльләнә торган оешмаларның үзара тәэсир итүе турында сораулар каралды.

Балык тоту Кагыйдәләрен бозу очракларын бетерү буенча бердәм рейд чараларының планы  , ә шулай ук, балыкларның уылдык чәчү шартларын яхшыртыр өчен, сугару чаралары  билгеләнде.

6
апрель, 2016 ел
чәршәмбе

Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану Идарәсе белән, Түбән Кама шәһәренең белем бирү оешмалары укучылары арасында узган “ Мин-эзтабар” исемендәге балалар иҗаты бәйгесенең нәтиҗәләре чыгарылды.

5
апрель, 2016 ел
сишәмбе

Хөрмәтле аучылар, 09.01.2014 елдан № 4 “Сәнәгый аучылык инспекторы кандидатына куела торган таләпләрне  белүне тикшерүне уздыру Тәртибен раслау турында”гы  РФ Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының  Боерыгы белән тәңгәл килеп, сәнәгый аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген формалаштыру турында сезгә хәбәр итәбез. Белемнәрне тикшерү  2016 елның 15 апрель көнендә Татарстан Республикасының хайваннар дөньясы объектларын саклау һəм файдалану идарәсе бинасында узачак.

 Документларны бирү һәм кабул итү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары белән туры килеп үтәлә. Документларны кабул итү вакыты: -2016 елның 19 февраленнән  башлана; -2016 елның  5  апрелендә тәмамлана. Барлык документлар да Идарәгә турыдан- туры юридик затның вәкаләтле вәкиле белән, шәхси эшмәкәр яки аның вәкиле белән, яки салынган документларның исемлеген язып почта аша 420088, Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 адресына юнәлтү юлы белән тапшырылырга тиеш. Мәгълүматларның яңаруын Идарәнең сайтында “Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)” бүлегендә “Сәнәгый аучылык тикшерүе” өстәмә битендә карагыз. 

4
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның язгы ау чорына рөхсәтнамәләрне бирү, ачык аучылык җир-сулары урнашкан, Татарстан Республикасының барлык  муниципаль районнарында да башланачак. Рөхсәтнамәләр 2016 елның 11 апрель көнендә сәгать 9.00 башлап түбәндәге график буенча биреләчәк:

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенә Югары Ослан һәм Алабуга районнары буенча Хайваннар дөньясы объектларын һәм аларның яшәү тирәлекләрен  файдалануны саклау һәм контрольдә тоту буенча район (районара) бүлегенә хезмәткәр таләп ителә.

Тулы мәгълүмат артыннан Сезне (843)2117381 телефоннан яки Казан, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, 201 нче кабинет адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз. Электрон почта адресы Оksana.Filippova@tatar.ru.

1
апрель, 2016 ел
җомга

Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе, дәүләт гражданлык хезмәте вазифалары буенча                          (“җитәкчеләр” категориясе, алдынгы вазифалар төркеме) Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсенең кадрлардагы буш урынга керү өчен бәйге игълан итә.

 №

Бүлекнең исеме

Вазифа саны

Квалификация таләпләре

1

1

«Биология», «аучылык белеме һәм җәнлек асраучылык », «экология, тирә-якны  саклау»,  «юриспруденция»  белгечлекләре буенча югары  профессиональ белем, өлкән яки кече төркем вазифаларында 1 елдан да ким булмаган дәүләт хезмәтендәге стаж яки белгечлелек буенча 2 елдан да ким булмаган эш стажы.

2

3

Кадрлардагы буш урынга  кертү өчен бәйгедә катнашуга гаризаны , кирәкле документларны кушып,бәйге комиссиясенең сәркатибе, аларны кабул итү турында белдерү урнаштырганнан соң, 21 көн эчендә, Казан, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт адресы буенча кабул итә. Элемтә өчен телефон (843) 2117381.

Бәйге комиссиясенең утырышы ( якынча) 2016 елның 12 май көнендә булачак.бәйгедә катнашу өчен кирәкле документларның исемлеген Сез “Кадрлар турында” өстәмә битендә табарсыз.

  Татарстан республикасының хайваннар дөньясы  объектларын саклау һәм файдалану Идарәсе хәбәр итә: 2016 елның 1 апрель көненнән, Казан, Кәрим Тинчурин ур, 29 йорт адресы буенча, бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетын бирү һәм гамәлдән чыгару буенча гражданнарны кабул итү көннәре итеп, сишәмбе, пәнҗешәмбе сәгать 9.00 алып 13.00 кадәр билгеләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International